Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның финанслар министры Радик Гайзатуллин: “2008 елда республиканың консолидацияләнгән бюджетына 139,2 млрд. сум керде”
2009 елның 4 феврале, чәршәмбе
2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 139,2 млрд. сум кергән, шул исәптән салым керемнәре һәм салымнан тыш керемнәр – 114,9 млрд. сум, федераль акча – 24,3 млрд. сум.
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясендә бу турыда Татарстанның фмнанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Коллегия “Ак Барс” яшьләр мәдәни үзәгендә узды, чарада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы финанслар министры хәбәр иткәнчә, узган елда республика бюджетына 114,8 млрд. сум кергән, шул исәптән үз керемнәре – 89,8 млрд. сум.
Җирле бюджетларда 25,1 млрд. сум салым керемнәре һәм салымнан тыш керемнәр тупланган.
2008 елда консолидацияләнгән бюджетның чыгымнар өлеше 146,3 млрд. сум күләмендә тотылган.
Республика бюджеты буенча касса чыгымнары 119,4 млрд. сум тәшкил иткән, җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар 30,5 млрд. сум күләмендә тулысынча бүлеп бирелгән.
Җирле бюджетларның чыгымнар өлеше 58,1 млрд. сум тәшкил иткән.
2008 елда, шушы чыгымнардан алып, бюджет оешмаларында эшләүчеләргә 1 нче февральдән хезмәт хакы 14 % ка арттырып түләнгән.
Радик Гайзатуллин шулай ук бюджет учреждениеләрен автоном учреждениеләргә күчерү процессы турында сөйләде. Автоном учреждениеләр статусын алып, 159 мәгариф учреждениесе, 7 мәдәният учреждениесе һәм 25 социаль тәэминат учреждениесе яңа шартларда эшли башлаган инде. Нәтиҗәдә социаль яклау учреждениеләрендә хезмәт хакы 47 % ка артып, уртача 9,6 мең сум тәшкил иткән.
“2009 елда бюджет учреждениеләрен автоном учреждениеләргә күчерүне дәвам итәргә кирәк”, - диде Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы башлыгы.
Ул шулай ук 2009 елда республикада, 185 нче номерлы Федераль закон нигезендә, күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы дәвам итәчәге турында сөйләде. Төрле бюджетлар һәм халыктан кергән акча хисабына 2009 елда финанслау 9,7 млрд. сум күләмендә булыр дип көтелә.
2008 елда моңа бөтен чыганаклар хисабына 4,2 млрд. сум бирелгән. Нәтиҗәдә 400 меңнән артык кеше яшәгән 2 мең 66 күп фатирлы йортка ремонт ясалган.
Моннан тыш, 1,5 млрд. сум төзекләндерү, юлларга капиталь ремонт ясау һәм торак пунктларның инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча өстенлекле программаларны тормышка ашыруга бүлеп бирелгән. Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына түләүләр мәсьәләсенә аерым тукталды.
2008 елда Дәүләт торак фондына керемнәр, федераль һәм республика бюджетларыннан бирелгән акча хисабына, 6,3 млрд. сум тәшкил иткән.
2008 елда социаль ипотека программасын тормышка ашыруга, халыктан кайтарып алына торган акчаны һәм кредит ресурсларын исәпкә алып, 13,6 млрд. сум бирелгән. Бу республикада яшәүчеләр өчен 10 мең 569 фатир төзү мөмкинлеге биргән.
Коллегиядә Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев һ.б. доклад белән чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз