Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы бюджетына салым түләүдән кергән акчаның яртысыннан артыгын нефть чыгару компанияләренең түләүләре тәшкил иткән
2009 елның 4 феврале, чәршәмбе
2008 елда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе алдына салымнар җыю буенча куелган планнар үтәлгән. Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясендә бу турыда Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Сафиуллин әйтте.
Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин һәм башкалар катнашты.
Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 2008 елда республика территориясенә, бердәм социаль салымны исәпкә алып, 275 млрд. сум салым түләүләре кертелгән. Бу, 2007 ел белән чагыштырганда, ¼ тапкыр артыграк. Республиканың консолидацияләнгән бюджетына якынча 101 млрд. сум, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 80 млрд. тан артык (узган ел күрсәткеченнән 32 % ка күбрәк), җирле бюджетларга – 20 млрд. тан артык (2007 ел күрсәткеченнән 27 % ка күбрәк) акча кертелгән.
Салым керемнәренең күбесе нефть чыгару компанияләреннән (гомуми керемнәр күләменең 51 % ы), эшкәртү производстволарыннан (11 %), транспорт һәм элемтәдән алынган.
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, хәзерге икътисади шартларга бәйле рәвештә, 2009 елда социаль түләү акчаларын (бердәм социаль салымны) түләп бетерүне һәрьяклап контрольдә тоту аеруча мөһим. Персоналны кыскарту, кыскартылган эш атнасына күчү, түләнми торган отпусклар кебек күренешләр хезмәт хакының һәм, шуңа бәйле рәвештә, бердәм социаль салымның һәм физик затлар кеременә салымның кимүенә китерә. “2009 елда бу түләүләрнең керүен тәэмин итү салым органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торырга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
Моннан тыш, быел җирле үзидарә органнары һәм теркәү органнары белән берлектә җир өчен түләнә торган салым буенча салым базасын арттыру эше дәвам итәчәк. Күп фатирлы йортлар астындагы җир кишәрлекләренә салым салу буенча зур эш планга кертелгән.
Марат Сафиуллин шулай ук түбәндәгеләрне билгеләп үтте: 2008 ел ахырында икътисадта күренә башлаган тискәре күренешләргә карамастан, бюджет өлкәсенә гомуми бурыч, тулаем республика буенча алганда, 17 % ка кимегән.
Әгәр 2007 елда республикада 1358 оешма бөлгенлек хәлендә булса, 2008 елда – инде 1111 оешма. Андый оешмаларның бурычы да кимегән: 2009 елның 1 нче гыйнварына ул 10,8 млрд. сум (чагыштыру өчен: 2008 елның 1 нче гыйнварына – 12,6 млрд. сум, 2007 елның 1 нче гыйнварына – 14,4 млрд. сум) тәшкил иткән.
“Кризис вакытында Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе өчен иң мөһим бурыч – бюджетка салым түләүләренең тотрыклы рәвештә кереп торуын тәэмин итү. Республика һәм аның гражданнарының иминлеге турыдан-туры шуңа бәйле”, - диде Марат Сафиуллин.
Коллегиядә Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Татарстан Республикасының Милли банкы рәисе Евгений Богачев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз