Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда янгыннар, шулай ук янгында үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр саны арта
2014 елның 14 феврале, җомга
Татарстан Республикасында янгыннар күп чыгу һәм аларда кешеләр күп үлү белән бәйле вәзгыятьтә борчылырга урын бар.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территорияләрен һәм халыкны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сөйләшү булды.
Утырышны ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин ачып җибәрде.
Аның тарафтан билгеләп үтелгәнчә, быел Татарстанда 391 янгын теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 6 процентка артык. Янгыннар нәтиҗәсендә 39 кешенең, шул исәптән бер баланың, гомере өзелгән, бу, 2012 нче ел белән чагыштырганда, 86 процентка артык. 34 кеше пешеп җәрәхәтләнгән. Алексей Песошин ассызыклап узганча, 22 муниципаль районда янгыннарның аеруча зур үсеше күзәтелә. Аларның төп өлеше торак фондка туры килә. Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Биектау, Алабуга, Ютазы, Мамадыш районнары бу мәсьәләдә “кара” исемлектә. 15 муниципаль районда янгыннарда кешеләр үлеме күрсәткечләренең артуы, 11 районда янгыннарда җәрәхәтләнгәннәр саны да артуы күзәтелә. “Янгыннар артуына гыйнварның икенче яртысында хакимлек иткән тотрыклы салкыннар йогынты ясады. Аерым бер районнарда һава температурасы 35 градустан да түбән булды. Халык интенсив төстә мичләрне, электр җылыту җиһазларын эшкә җигә башлады. Аларны дөрес кулланмау янгыннар китереп чыгарды”, - дип билгеләп узды Алексей Песошин кереш сүзендә.
Татарстанда янгын вәзгыяте һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылучы эш турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев чыгыш ясады. Янгыннарда кешеләр үлеме күрсәткечләренең артуы теркәлгән 15 район арасында Сергей Сергеев Әгерҗе, Бөгелмә, Сарман, Чистай районнарын, шулай ук Казанны атап узды. Зәй, Түбән Кама районнарында, Яр Чаллыда янгыннарда имгәнүчеләр санының артуы күзәтелә. Идарә башлыгы урынбасары берьюлы берничә кешенең гомерен алып киткән 6 янгын чыгуы турында билгеләп үтте. Мондый фаҗигаләр Бөгелмә, Сарман, Арча, Чистай, Бөгелмә районнарында, Казан шәһәрендә булган. Җылыту мичләрен, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан янгыннар гомуми санның 42 процентын тәшкил итә. Аларда 9 кеше вафат булган. Ут белән саксыз эш итү аркасында 75 янгын чыкккан, аларда 27 кеше янып үлгән, корбаннарның 19ы исерек халәттә булган. Исерек хәлдә булган затлар 30 янгын чыгаруда гаепле дип табылган. Сергей Сергеев билгеләп үткәнчә, гражданнар арасында профилактик эш үткәрү өчен, барлык муниципаль районнарда 136 профилактик төркем эше оештырылган. Риск төркеменә караган гражданнар яши торган урыннарга аеруча зур игътибар бирелгән, бу ялгыз өлкән гражданнар, күп балалы гаиләләр һәм тәртипсез тормыш алып баручылар. Ел башыннан профилактик эш белән шөгыльләнүче төркемнәр 44 мең торак йортка барган, белгечләр күп балалы гаиләләр яшәүче 5 мең 700 йортта, өлкәнннәр яшәүче 6 мең 500 йортта һәм иминлеге какшаган гаиләләр гомер кичерүче 5 мең 950 йортта булган. Сергей Сергеев янгыннарга һәм аларда кешеләр үлеменә җентекле анализ үткәрергә һәм төгәл тәкъдимнәр эшләргә йөкләмә бирде, шулай ук профилактик төркемнәр санын арттырырга киңәш итте. Алексей Песошин да аның сүзен җөпләп: “Профилактикага игътибар көчәйтелсә, корбаннар санын күпкә киметеп булыр иде”, - дип белдерде.
“ТР муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләрен тормышка ашыру турында”гы доклад белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Рафаил Мотыйгуллин чыгыш ясады. Үзләрендә янгын иминлеген тәэмин итү юнәлешендә үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге турында Арча, Мамадыш, Чистай, Сарман районнары хисап тотты.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз