Рөстәм Миңнеханов: “Водород энергетикасы якындагы 5-10 елда актуаль була”

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышы булды, анда ТР икътисады өчен перспектив тәкъдимнәр каралды.

Ягулык элементлары үсеше перспективалары турында РФАның Казан фәнни үзәге А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты профессоры Марсил Кадыйров сөйләде. Ул искәртеп үткәнчә, 70 нче еллар уртасыннан “водород энергетикасы” төшенчәсе формалашкан. Энергия йөртүче водородның өстенлекләре турында сөйләгәндә, чыгыш ясаучы аның запасларының чиксез булуын, транспортировкалау өчен универсальлеген билгеләп үтте.

500 км ераклыкта электр энергиясен линияләр буенча тапшыру, водородны торбалардан суыртуга караганда, 10 тапкырга кыйммәтрәк. Водород, бензин белән чагыштырганда, бер берәмлек массага бик күп җылылык бирү мөмкинлегенә ия. Ул – иң яхшы энергия аккумуляторы, углерод булмау сәбәпле, экологик. Иң элек, читтәге объектларда энергияне эшләтү өчен, водород чыганакларын кулланырга тәкъдим ителә.

Ләкин безнең илдә бу энергетика үсешендә дөрес юл түгел дигән фикер тамыр җәйде, диде М.Кадыйров. Аның сүзләренчә, яхшы металларны очсызлы катализаторларга алыштыру проблемаларның берсе булып тора. Казан галимнәре бу проблемаларны чишү юлларын тәкъдим итә, ләкин хәзер зур булмаган махсуслаштырылган үзәк булдыру кирәклеге туды.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, водород энергетикасы якындагы 5-10 елда актуаль булачак, һәм, Америка автомобиль төзелешендәге трендка карап, двигательләр булдыру өлкәсендә бөтен идеология җитди үзгәреш кичерә ала. ТР Президенты әлеге өлкәдә дөнья тәҗрибәсен өйрәнергә һәм Казан институтына партнер табарга киңәш итте.

Күбекпыяла (пеностекло) һәм аэрогель нигезендә җылылыкны изоляцияләү корылмалары турында “Инициатива” берләштерелгән сәнәгать компаниясе” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Смирнов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, янмый торган, пар һәм су үткәрми торган материал кислотага һәм башкаларга чыдам. Ул җылылыкны изоляцияләү өчен кулланыла. Ул кыш көне дә, җәй көне дә коры кала.

Россиядә тиңдәше булмаган бу материал җитештерүне Алабугада оештыру варианты карала. Моның өчен ТРда бай чимал базасы бар.

Рөстәм Миңнеханов республиканың җылылык изоляцияләү материлларын күп кулланучы булуын билгеләп, аның яңа төрләренә күчәргә кирәклеген әйтте. Ул тиешле производствоны Татарстанда булдыруның икътисади яктан дөрес булганлыгын исәпләргә кушты.

“Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшконың чыгышы 10 еллык технопаркка багышланды. Аның мәгълүматы буенча, инфраструктура булдыруга кертелгән инвестицияләрнең күләме 760 млн.сум булган, алар 2010 нчы елда кайтарылган. Бүген технопарк территориясендә 105 компания бар, анда 1805 хезмәткәр эшли, уртача хезмәт хакы - 28 мең сум.

2013 нче елда “Идея” Директорлары советы стартап форматында 25 проектны, 10 инвестицион тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләрен хуплаган, 13 проект компаниясе булдырылган. Хупланган инсвестицияләрнең күләме 500 млн.сумнан арткан.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, барысы да банкрот завод урынында башланган, ә бүген монда югары технологияле предприятие, ТРның интеллектуаль үзәге. Ул яшьләрнең техник иҗатын үстерү буенча юнәлешне хуплады һәм аеруча аны үстерергә киңәш итте.

Татарстанның нефть, газ, химия комплексы объектларының террорчылыкка каршы торуын яхшырту чаралары турында РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Олег Назаров сөйләде.

Утырышта шулай ук “Татнефтехиминвест-холдинг” акционерларының еллык җыелышына әзерлек мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International