2013 елда “Халык контроле” системасына 19,7 мең мөрәҗәгать килгән, шуларның 13,3 меңе басылып чыккан

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.
Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Роман Шәйхетдинов “Халык контроле” системасының 2012 елның апрель уртасында эшли башлаганын искә төшерде.
2013 елда “Халык контроле” системасына 19,7 мең мөрәҗәгать килгән, шуларның 13,3 меңе сайтта (https://uslugi.tatar.ru/open-gov) басылган.
Сайтта 140 меңнән артык комментарий язылган һәм системада министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләрнең эшенә 70,2 мең бәя бирелгән.

2013 елда системадан файдаланучылар “Территорияне яхшырту”, “Юл хәрәкәтен оештыру”, “Узып китәргә комачаулаучы юл читендәге автомобильләр”, Җәмәгать транспорты”, “Торак-коммуналь хезмәтләре”, “Мобиль элемтә”, “Чүп урыннары” кебек категорияләр буенча мөрәҗәгатьләрне активрак җибәргәннәр.

2014 елда ТР Президенты рәислегендә ТР хокук саклау органнары җитәкчеләре белән координация киңәшмәсендә Татарстан Республикасы прокуратурасын, “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау анализына һәм мониторингка тоташтыру кабул ителгән иде. ТР прокуратурасы хезмәткәрләре системага керә һәм мөрәҗәгатьләрне карау барышын тикшерә алалар.

Сәрия Сабурская брифинг барышында, мөрәҗәгатьләрне карау срогының 10 эш көне булуын белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International