Татарстан Республикасы Президенты: «Түбән Кама үсмәсә, республика да үсмәячәк»

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы – Татарстан икътисады үсешенең таяныч ноктасы. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы советларының йомгак сессиясендә чыгыш ясаганда белдерде.

Сессия башланыр алдыннан Татарстан Президенты дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәгендә булды. КФҮтә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография органнары, ТКХ һәм төзекләндерүнең, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең, төзелеш һәм архитектураның муниципаль органнары, загс, миграция хезмәте, салым хезмәте, социаль хезмәт органнары, пенсия фонды урнашкан. Барлыгы КФҮтә 100дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

КФҮне караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама үзәге базасында барлык хезмәтләр һәм структуралар вәкилләрен чакырып, семинар уздырырга, Түбән Камада КФҮне республиканың барлык КФҮләре эше өчен өлге итеп алырга кушты.

Күп функцияле үзәктә Татарстан Президенты шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләт җайга салуы департаменты директоры Алексей Херсонцев белән очрашу уздырды. Яклар республикада күп функцияле үзәкләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы советларының йомгак сессиясендә 2013 елда социаль-икътисадый үсеш турындагы нотык белән Айдар Метшин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, районда һәм шәһәрдә 272 мең кеше яши, шул исәптән авыл җирләрендә һәм Кама Аланы поселогында - 40 мең кеше.

2013 елда районда һәм шәһәрдә 4145 бала туган – бу соңгы 20 елда абсолют максимум.

Сәламәтлек саклау үсеше турында сөйләгәндә, Айдар Метшин хәбәр иткәнчә, 2013 елда Түбән Камада шәһәр балалар сырхауханәсенең перинаталь корпусы ачылган. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 90 млн сум исәбеннән 2014 елда кайбер эшләр башкару планлаштырыла, шул исәптән балалар инфекция сырхауханәсенә капремонт ясау, авылларда 2 ФАП төзелде һәм алтысына капиталь ремонт ясалды.

2013 ел йомгаклары буенча Түбән Камада республика программасы буенча балалар бакчаларында 574 яңа урын булдырылды. 2014 елда барлыгы 520 урынлык тагын ике балалар бакчасы төзү карала.

Үткән ел Түбән Кама районында 130 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Түбән Кама мэры билгеләп үткәнчә, 2013 ел икътисадый яктан да җиңел ел булмады. Районда сәнәгать җитештерүе бары тик 1,2%ка артты, ул 348,3 млрд сум тәшкил итте.

Үз чыгышында Айдар Метшин үткән ел кадрлар алмашуның мөһим очрагы турында әйтте - “Түбән Кама нефть химиясе” генераль директоры Владимир Бусыгинның үз вазыйфасыннан китүе. Түбән Кама мэры В.Бусыгинга предприятие һәм шәһәр файдасына күп еллык уңышлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Район башлыгы сүзләренчә, эре предприятиеләр белән бергә район икътисадында кече һәм урта бизнес та үз өлешен кертте, ул әлегә 17,9% кына, әмма тулаем республика буенча бу күрсәткеч 25% тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгында Түбән Кама районында 5 эре аграр формирование, 80нән артык крестьян фермер хуҗалыгы, 35 гаилә фермасы эшләп килә. Район АСКның җыелма продукциясе 2013 елда 2,75 млрд сум тәшкил итте, үткән ел белән чагыштырганда 3%ка артык. Авыл хуҗалыгының акчалата табышы – 2,26 млрд сум.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклады: «Бу бөтен илебезнең нефть химиясе үзәге, һәм әлбәттә Түбә Каманың Татарстан икътисадына керткән өлеше бик зур һәм әһәмиятле. Районга республиканың тулаем региональ продуктының 9% туры килә, сәнәгать производствосының 22%, биредә бик күп экспорт продукциясе җитештерелә. Районның әһәмияте һәм аның перспективалары республикадагы урынын билгелиләр».

Рөстәм Миңнеханов район халкына, Казандагы Бөтендөнья җәйге УНиверсиадасына әзерләнүдә һәм аны үткәрүдәге ярдәмнәре өчен, рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада демография торышын үзгәртеп булды, соңгы өч ел дәвамында халыкның табигый артуы күзәтелгәнен билгеләп үтте. «Түбән Кама Чаллыдан соң халык санының табигый артуы буенча икенче урында», - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Татарстан икътисады үсешенең темплары, республика җитәкчелеге фикеренчә, җитәрлек түгел. Һәм Татарстан икътисады үсешенең перспективалары турыдан туры Түбән Камадагы яңа проектларга бәйле. «Түбән Кама үсмәсә, республика да үсмәячәк», - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Нефть химиясе производствосының зур күләме - Түбән Каманың конкурентлы өстенлеге ул, Татарстан Президенты фикеренчә, һәм бу райондагы кече һәм урта бизнес үсешенә дә ярдәм итәргә тиеш.

“Кама Аланы” индустриаль паркында, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кече предприятиеләрне “Түбән Кама нефтехим” ярдәмендә генә оештырыга кирәкми, мунципалитет ягыннан да ярдәм булырга тиеш.

ТР Президенты республика бөтен социаль-икътисадый үсеш программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәгендә ышандырды, аларның күбесендә Түбән Кама районы актив катнаша.

Мәгариф рейтингында Түбән Кама 16нчы урынны алып тора – Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу күрсәткеч югарырак булырга тиеш. «Түбән Камадагы тарихи яктан барлыкка килгән потенциалы нигезендә биредә иң эре предприятиеләр үсеп тора. Без әлеге потенциалны сакларга һәм үстерегә, мәгариф компетенциясе үзәкләрен булдырырга тиешбез».

Рөстәм миңнеханов район территориясендә куркынычсызлык тәэмин итү кирәклеген аерым ассызыклады, шул исәптән дини экстремизм күренешләрен булдырмау да. «Тотрыклылык булмаса, бернинди инвестицияләр булмый», - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты.

Гомумән, аның сүзләренчә, Түбән Кма районының җитәкчелек командасы профессиональ һәм нәтиҗәле эш итә. «Сез безнең республика үсешенә бик зур өлеш кертәсез – бик зур рәхмәт сезгә», - дип мөрәҗәгать итте чыгышының ахырында Татарстан Президенты район халкына. Шуннан ул бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International