Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда яшәүчеләр Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә гаризаларны электрон рәвештә бирә алалар
2009 елның 9 феврале, дүшәмбе
Татарстан Хөкүмәте халыкка күрсәтелә торган электрон хезмәтләр исемлеген тулыландыра бара. Якын арада Татарстанда яшәүчеләргә инфомат ярдәмендә төрле пошлиналар һәм штрафларны түләү, дәүләт органнарыннан язулар алу, чит ил паспортын яки Россия Федерациясе гражданины паспортын ясауга гаризалар бирү, никахлашуны теркәү һәм тантананы үткәрү өчен уңайлы вакытны сайлау мөмкинлеге биреләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Электрон Хөкүмәт” комплекслы проектын тормышка ашыруның барышы турында фикер алышуга багышланган утырышыннан соң, журналистларга бу турыда Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Николай Никифоров хәбәр итте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Николай Никифоров проектның Татарстан территориясендә 2005 елдан тормышка ашырыла башлавын искәртте. Шул вакыттан ул системалы рәвештә үстерелә бара. “Бүген безнең алда торган төп бурыч – дәүләт хезмәте күрсәтүнең электрон формасына күчү. Без гражданнарны дәүләт органнарына кат-кат йөрүдән һәм чиратлардан азат итәргә телибез. Мәгълүмат алу, чиратка язылу, дәүләт пошлиналарын, штрафларны һ.б. түләү, бланклар алу кебек процедураларны хәзер электрон рәвештә дә башкару мөмкин булачак. Кешеләр Интернет челтәре аша өйдән дә, махсус җайланмалар ярдәмендә дә әлеге хезмәтләрдән файдалана алачак”, - диде ул. Социаль тикшеренүләр шуны күрсәтә: республика халкының 25 проценты Интернеттан я эштә, я өйдә регуляр рәвештә файдалана, һәм алар дәүләт муниципаль учреждениеләре белән электрон рәвештә үзара бәйләнештә торуга әзер. Калган гражданнар Хөкүмәткә башка каналлар (мәсәлән, мәгълүмати киоск яки инфомат) аша чыга алачаклар.
Электрон хезмәтләр ярдәмендә, иң беренче чиратта, еш сорала торган һәм зур чиратлар, вакытны бушка сарыф итү аркасында гражданнарда канәгатьсезлек хисе уята торган хезмәтләр автоматлаштырылачак. Мондый хезмәтләр рейтингы министрлык һәм ведомстволардан алынган мәгълүматлар һәм социаль сорау алулар нигезендә төзелгән. “Бездә якындагы чорга төгәл эш планы бар. Иң беренче чиратта, бердәм дәүләт хокуклар реестрыннан һәм дәүләт милек кадастрыннан язу алу, паспорт ясауга гариза бирү кебек хезмәтләр электрон рәвештә башкарылачак”, - диде Николай Никифоров.
“Без теге яки бу проектны тормышка ашырудан алынган социаль-икътисади нәтиҗәгә даими рәвештә бәя биреп торабыз. Бу очракта аның дәүләт органнары өчен файдасы шунда: документлар йөрү вакыты кыскара, карарлар кабул итү тизлеге арта, тиз мәгълүмат алу һәм кабул ителә торган карарларның сыйфатын арттыру мөмкинлеге барлыкка килә. Гражданнарга килсәк, хөкүмәт порталында мәгълүмат алу мөмкинлегеннән еш файдаланалар. Порталга кергән кешеләр саны шуны күрсәтә”, - диде ул. Агымдагы елның гыйнварында гына да Татарстан Республикасы порталына керү буенча рекорд куелган: 160 мең порталга керүче теркәлгән һәм портал битләрен карап чыгу бер айга 2 миллионнан артып киткән.
“Россия Федерациясенең башка субъектлары белән чагыштырганда, бу – бик зур сан һәм ул гражданнарның, дәүләт белән үзара бәйләнештә торуга караган мәсьәләләрне чишү өчен, порталда тәкъдим ителгән мәгълүматтан еш файдалануларын күрсәтә”, - дип ассызыклап үтте Николай Никифоров.
Терминалларның сынау үрнәге өченче вариантта тәкъдим ителгән инде. Министрлык һәм ведомстволарның тәкъдимнәрен исәпкә алып, ул һаман яңартылып тора. “Ел уртасына – икенче квартал ахырына Казанда (республиканың башка шәһәрләрендә дә булуы ихтимал) мондый 30 аппарат барлыкка килер дип уйлыйбыз. Аппаратлар белән тәэмин итүче конкурс нигезендә сайланачак. Аппаратның комплектациясенә карап, аның бәясе төрлечә булырга мөмкин. Аппаратның бәясе якынча 200 мең булачак, ләкин Татарстанда яшәүчеләрнең вакытын экономияләүне исәпкә алсак, ул бик тиз арада үз бәясен кайтарачак. Мондый аппарат 6-8 ай дәвамында ук хакын чыгара”, - диде Николай Никифоров.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз