Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Без 2014 елда "Җиңүчеләр уеннары"н иң югары дәрәҗәдә үткәрә алабыз"

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чулпан Хаматовадан һәм "Тормыш бүләк ит" хәйрия фондынннан Татарстан чиновникларының үз вазыйфаларын вактытында үтәмәүләре һәм "Җиңүчеләр уеннары"н уздыру форматы турында мәгълүматны дөрес җиткермәүләре өчен гафу сорый.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе исеменнән һәм республика җитәкчелеге исеменнән 2014 елда Казанда  Бөтендөнья балалар "Җиңүчеләр уеннары"н оештыру һәм уздыру турында алдан биргән вәгъдәләрен Татарстан үтәргә әзер икәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан чиновникларының килештерү процедуралары һәм чараның бюджетын билгеләү өлешендә ясаган хаталарын таныганын белдерде. 

«Ышанам ки, без Бөтендөнья балалар "Җиңүчеләр уеннары"нда катнашучыларны тиешле дәрәҗәдә каршы алып, ярышларны иң югары дәрәҗәдә үткәрә алачакбыз, - дип әйтте Татарстан Президенты. – Бу максатка Казанда бөтенесе дә бар - заманча спорт инфраструктурасы, волонтерлар, балаларны урнаштыру өчен җайлы отельләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International