Бүген Казан югары хәрби команда училищесына Сугышчан байрак тапшырылды. КЮХКУнда узган тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хәрби көчләре Генераль штабы башлыгы армия генералы Валерий Герасимов катнаштылар.
Сугышчан байракны тапшыру училиәега 95 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Тантаналы чарага хәрби вузны төрле елларда тәмамлаучылар, курсантлар, укытучылар җыелды. РФ Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Сугышчан байракны КЮХКУ начальнигы Валерий Миронченкога тапшырды, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнары яңгырады, салют аттылар.
Җыелганнарны сәламләп, Валерий Герасимов искә төшерде, 95 ел дәвамында училище тарафыннан унлаган меңнәр югары квалификацияле офицер-танкистлар әзерләнде. Бөек Ватан сугышы елларында гына училище 6 меңгә якын танк гаскәрләренең офицер-командирларын һәм 5 мең танк экипажларын әзерләгән.
Бу озын вакыт дәвамында училищеның үз традициияләре барлыкка килде. 41 училищены тәмамлаучы Бөек Ватан сугышы вакытында Советлар Союзы Герое исемен алган, ә шуннан соңгы елларда 11 тәмамлаучы Россия Герое булды.
Валерий Герасимов билгеләп үткәнчә, заман офицерлар составына яңа таләпләр куя. «Бүген безгә инициатив, мөстәкыйль, уйлаучы офицерлар кирәк, - дип белдерде В.Герасимов. – Һәр училищены тәмамлаучыда алга таба камилләшү потенциалы булырга тиеш».
РФ Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов сүзләренчә, хәзер Россиянең Хәрби көчләре күтәрелеш кичерә. Гаскәрләргә яңа техника килә, социаль мәсьәләләрне хәлитәргә ярдәм итә торган чаралар үткәрелә. Бу офицерлар хезмәтенең престижы үсүгә тәэсир итә.
«Бүген сезгә Сугашчан байрак тапшырылды - хәрби дан, хөрмәт символы. Һәм бу вакыйганың училищега 95 ел тулу алдыннан булуы бик тә символлы», - дип мөрәҗәгать итте курсантларга Валерий Герасимов. Ул Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгуның юбилей белән котлау сүзләрен җиткерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук КЮХКУ составын котлады. Ул училищеның танк гаскәрләре өчен офицерлар әзерләүдәге казанышларын билгеләп үтте.
«Сугышчан традицияләрне дәвам итеп, училище коллективы укыту процессының сыйфатын яхшырту, алдынгы педагогик тәҗрибәләрне кертү, заманча хәрби техникаларны кулланырга өйрәтү буенча бурычларны уңышлы алып бара», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Ул курсантларга укуның бөтен авырлыкларын үтеп, чын офицерларга һәм хәрби профессионалларга әйләнүләрен теләде.
«Сугышчан байрак – үзенчәлекле хөрмәт билгесе. Училище традицияләрен тиешле дәрәҗәдә дәвам итүче булу, сугышчан байракка һәм присягага тугры булып калу мөһим.
Рөстәм Миңнеханов республика җитеәкчелегенең училище коллективы белән җылы дустанә мөнәсәбәтләр урнашканын билгеләп үтте. Офицерлар һәм курсантлар даими рәвештә шәһәр һәм республиканың тантаналы чараларында катнашалар, ярдәм итәләр. «Татарстан үз чиратында һәрвакыт вузның материаль-техник базасын камилләштерүгә игътибар итеп тора, - дип әйтте ТР Президенты. - Ышандыра алам, без алга таба да хәрби хезмәткәрләргә һәм училище курсантларына төрле яктан ярдәм итәргә тырышачакбыз».
Сүзенең йомгаклау өлешендә Татарстан президенты РФ Оборона министрлыгы җитәкчелегенә һәм шәхсән Генштаб начальнигы Валерий Герасимовка Казан югары хәрби команда училищесына даими игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәрбиләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне һәм училищеның 95 еллыгы белән котлады.
Тантана солдатлар, офицерлар һәм курсантлар парады белән тәмамланды.