Татарстан Республикасында 2013 елда судлар тарафыннан 807697 эш каралган, бу 2012 елдагы белән чагыштырганда 26% ка артык. Бүген бу хакта район (шәһәр) судлары рәисләренең һәм җәмәгать судьялары вәкилләренең семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр итте.
Семинар-киңәшмә 2013 елдагы эш йомгакларына багышланды һәм «Гранд Отель Казан» кунакханәсендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова, хокук саклау структуралары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Төп нотык белән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, үткән елда республикада 98889 җинаять эше каралган. Аның сүзләренчә, 60%ка кадәр җинаять даими кереме, даими яшәү урыны булмаган, шулай ук элек хөкем ителгән затлар тарафыннан башкарылган. 16601 кеше хөкем ителгән (2012 елда – 17090 кеше). 2013 елда 5282 кеше шартлы рәвештә хөкем ителгән, 1590 – төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Җинаятьләр структурасына килгәндә исә, Илгиз Гыйләҗев китергән белешмәләр буенча: 30%ы – урлаулар, 5% ы - үтерү белән янау , 6%ы – алимент түләүдән качып йөрү, 6%ы - талаулар, 10%ы – наркотик чаралар белән законсыз гамәлләр.
Граждан суд эшләрен алып баруда 533260 эш каралган, шул исәптән 355 мең эш – җәмәгать судьялары тарафыннан (2012 елда җәмәгать судьялары 229 меңнән артык эш караган). 2013 елда каралган граждан эшләре структурасы: 16% - салым оешмалары дәгъвалары, 24% - заем шартнамәләре буенча акчаларны эзләтеп алу, 7% - торак бәхәсләре, 6% - хезмәт бәхәсләре һәм башкалар.
Илгиз Гыйләҗев шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген гомуми юрисдикция судьялары составы республикада - 701 кеше эшли, шул исәптән 188 – җәмәгать судьялары (2012 елда 652 гомуми юрисдикция судьясы булган).
Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе эше турында ведомство башлыгы Җәүдәт Салихов хисап тотты. Ул Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып “Гадел хөкем” дәүләт автоматлаштырылган системасының мәгълүмат-аналитика үзәге булдырылу турында әйтте.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, киңәшмә барышында чыгыш ясап, 2013 елда каралган эшләр санының гаять күп булуын, шуңа бәйле рәвештә судьяларның эшләре артып китүен искәртеп үтте. Суд теләсә нинди конфликтка нокта куя, диде Рөстәм Миңнеханов, бу – бик зур җаваплылык. Үткән елда республикада гына түгел, аннан читтә дә зур резонанс алган җинаять эшләре каралган.
Рөстәм Миңнеханов наркотиклар әйләнешенә бәйле эшләргә аерым тукталды. Республикада 18 мең наркотик кулланучы исәпләнә, диде Татарстан Республикасы Президенты, әмма бу рәсми статистика гына, чынлыкта исә алар күбрәк. Наркотик чаралар әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр саны арта бара, һәм монда нык катгый эш алып барырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук республикада җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә җинаятьләр саны артуга игътибарны юнәлтте. Эре шәһәрләр тирәсендә җир кишәрлекләренә ихтыяҗ арта гына. Минем кушуым буенча республикада җир кишәрлекләрен законсыз биләүдән муниципаль милеккә кайтару буенча эш алып барыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм нәтиҗәләре бар инде.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, еш кына җир авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыгарыла, кайбер очракта суд карарлары буенча да – муниципалитетлар ризалыгыннан башка. Авыл хуҗалыгы җирләрен максаты буенча куллану принцибы өстенлекле булырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Ышанам ки, сез иң авыр мәсьәләләрне дә хәл итә аласыз, диде Рөстәм Миңнеханов, семинар-киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук шәһәр һәм район судлары хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре («Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасы Атказанган юристы» исемнәре, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте) тапшырды.