Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов Норлат муниципаль районына эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашу. Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводының ихтыяҗлары өчен товарлыгы түбән булган агач материалларын әзерләү процессын карадылар.
Рөстәм Миңнеханов агач материалларын әзреләү барышында кулланыла торган техниканы карады. ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев товарлыгы түбән булган агач материалларын механикалаштырылган әзерләү проекты турында хәбәр итте. Ул шулай ук бүгенге көндә «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводының ихтыяҗлары өчен агач материалларын әзерләү республиканың берничә урманчылыгында алып барылганын искәртте.
Норлат районында бу эшне "Норлат урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе территориясендә "Нурлатес" дәүләт бюджет учреждениесе алып бара. Барысы 2013 елда биредә 26 мең кубометр агач материаллары әзерләнде, шул исәптән механикалаштырылган ысул белән - 22 мең кубометр, аз комлектлы бригадалар тарафыннан - 4 мең кубометр агач материаллары. 2013 елның декабрь аенда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводына 4,8 мең кубометр агач материаллары җибәрелгән, складларда җибәрергә дип 6,1 мең кубометр агач материаллары әзер.