Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Алексей Песошин Баулы районы Советы сессиясендә катнашты
2014 елның 21 феврале, җомга
Бүген Баулы муниципаль район Советы утырышы булды, ул 2013 елдагы социаль –икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2014 елга куелган бурычларга багышланган иде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты.
Утырыш алдыннан республика министрлыклары һәм ведомсволары вәкилләре өчен Баулы шәһәренең җылылык хуҗалыгы объектлары буенча экскурсия оештырылган иде.
2006-2008 елларда шәһәрнең җылылык хуҗалыгы тулысынча реконструкцияләнгән, бу чыгымнарның шактый кимүенә мөмкинлек биргән.
Алексей Песошин һәм калган кунаклар шулай ук Баулы эшмәкәрләре җитештергән продукция күрсәтелгән күргәзмә белән таныштылар.
Баулы районы Советы утырышының көн тәртибенә бер мәсьәлә куелган иде – район башлыгы Альберт Хәбибуллинның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2014 елга куелган бурычлар турындагы отчеты. Үзенең докладында ул, тулай төбәк продукты узган ел 20,3 млрд сум тәшкил иткән һәм 2,2%ка арткан, нефть сәнәгатенең өлеше 64,9% тәшкил итүен белдерде.
Уртача хезмәт хакы 2013 елда узган елга караганда 19,2%ка арткан һәм 23814 сум тәшкил иткән.
Алексей Песошин утырышта катнашучыларга республикадагы икътисади хәл турында мәгълүмат бирде. Ул торак йортлар төзелеше, торак йортлар һәм мәктәпләргә ремонт ясау, социаль-мәдәни һәм көнкүреш объектлары төзелеше турындагы программалар турында сөйләде.
Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин муниципаль хезмәт ветераны Румия Шәфиковага “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстергәне өчен” медален һәм “Кызыл-Яр” ҖЧҖ директоры Фәрит Фәтхетдиновка РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды
“Хезмәткә дан” газетасы материаллары буенча (Баулы)
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз