Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак (вафат) булган ветераннар гаиләләре бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак

2014 елның 21 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак (вафат) булган ветераннар гаиләләре 10 мең күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. ТР Министрлар Кабинетының бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм бирү турындагы күрсәтмәсен (№271-р) ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин имзалады.

Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак (вафат) булган ветераннарның гаиләләре исемлеге, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, Төньяк-Кавказ регионы территориясендә котртеррористик операцияләрдә һәм кораллы конфликтларда катнашучылар мәсьәләләре буенча ТР Координацион советы тарафыннан бирелгән.

Һәлак (вафат) булган ветераннар гаиләләренә акча бирүне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы гамәлгә ашырачак. Татарстан Республикасында барлыгы Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак (вафат) булган 492 гаилә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International