Районда 9,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, аларда - 10 мең баштан артык мөгезле эре терлек. Узган ел 116 7 шәхси хуҗалык 495 млн сумнан артык дәүләт ярдәменнән файдаланган. Бүген районда 27 гаилә фермасы бар, шул исәптән 11е - югары технологияле.
Гомумән алганда, 2013 елда авыл хуҗалыгы тармагы тискәре якка үзгәреш күрсәткән: авыл хуҗалыгы предприятиеләренең табышы 1 млрд. 138 млн. сум, бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 22 процентка азрак. Район башлыгы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре кимүгә кайбер хуҗалыкларның банкротлыкка чыгуы, дуңгызларның баш саны кимүе, терлекләр баш санын саклау буенча эш җитәрлек алып барылмау китерде.
Нурлат районының кече бизнесны үстерү күрсәткечләре тәнкыйтькә тотылды. “Бары тик 8 процент! Республикада 25 процент, әле аны да начар дип саныйбыз, - 30 процент кирәк. 2016 елда 34 процентка җиткерү бурычы куела”, - дип йөкләде ТР Президенты.
Равил Кузюров сүзләренә караганда, районда инфраструктуралы 12 буш мәйданчык бар, анда кече һәм урта предприятиеләр ачу планлаштырыла. Бу мөмкинлекләрне тулысынча файдалану зарур дип саный Рөстәм Миңнеханов.
“Сезнең кече нефть компанияләрегез, “Нурлатнефть” бар. Гомумән алганда, районның икътисади күрсәткечләре начар түгел, нефть сәнәгатеннән тыш, үзегез нәрсә эшләдегез?” – дип сорады ТР Президенты.
2013 ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль раойннарның социаль-икътисади хәле рейтингында Нурлат 16 нчы урында. 2012 ел белән чыгыштырганда, муниципалитет үз позициясеннән төшкән.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.