Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Барселонага эш сәфәре кысаларында Испания Каталониясенең башкаласы Барселонаның шәһәр тирәлеген трансформацияләүдәге тәҗрибәсе белән танышты.
Татарстан делегациясе әгъзалары өчен тәкъдир итү оештырылган иде, аны Барселонаның баш архитекторы Висенте Гуаларт Фурио уздырды. Барселона трансформациясе 1979 елда хакимияткә социалистлар килүдән башланган. Мэр-социалист Сера, җирләр белән спекуляция итү мөмкинлеген чикләп кенә калмыйча, шәһәр үсешенең бер максатка – барлык кешеләр өчен уңай тирәлек булдыруга юнәлгән үсешен гамәлгә ашыра башлаган. Шәһәр реконструкциясен аз бюджетлы проектлардан башлаганнар. Аны соңрак «шәһәр акупунктурасы» дип атаганнар: төп нокталарга йогынты ясап, тиз нәтиҗәгә ирешү белән бергә, барлык системага да резонанслы йогынты ясап булган. Шәһәрнең 150 территорясе өчен, скверлар һәм парклар булдырып, локаль трансформация проектлары эшләнгән. Нәтиҗәдә аларда скульптуралар пәйда булган, ә бу урыннар җәмәгатьчелек өчен уңышлы пространстволарга әверелгән. Нәтиҗә: зур булмаган финанс кертү юлы белән шәһәр тирәлеген яхшыртуга ирешелгән. Соңрак сәнәгать зоналарын торак районнарга даими рәвештә үзгәртеп кору программасы барлыкка килгән һәм 1950 нче еллардан бирле кешеләр күпләп яши торган уңайсыз районнар реконструкцияләнә башлаган.
1990 нчы елларда җәмәгать пространстволары белән эшләүнең яңа алымы кулланыла башлаган. Шәһәрнең үзәктән иң ерак районнарында берничә «яңа үзәк зоналар» булдырылган, алар тарихи үзәккә йөкләнешне киметкәннәр. Шул ук вакытта һәр районда «эстетик магнит» — әйләнә-тирә мохитне үзгәртеп кору катализаторы булырлык эре архитектура корылмасы булдырылган.
«Шәһәр акупунктурасы» этабыннан соң масштаблы проектларны гамәлгә ашыру чоры башланган. Моңа 1992 елгы Олимпиада да этәргеч булган: Уеннар өчен Барселонада инфраструктур программаларга акча да кергән. Су белән тәэмин итү һәм канализация системалары үзгәртеп корылган, иске юллар ремонтланган, яңа автобаннар төзелгән, җәмәгать транспортына һәм телекоммуникацияләргә зур инвестицияләр кертелгән. Шәһәрдә кунакханәләр һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге күп санлы спорт объектлары пәйда булган, аэропорт киңәйтелгән.
Олимпия циклының яр буе полосасын үзгәртеп кору төп проектына әверелгән. Причалларны, складларны һәм авылларны җимергәннәр, территория ял итү зонасына әверелә барган. Пляжларны чистартканнар, ә яр буйлап юлларның өстен япканнар. Олимпиадага «Барселона, матурая бар» программасы гамәлгә ашырылган, аның кысаларында 3,7 мең бина фасады яңартылган. Тарихи биналар хуҗалары арзанлы кредитлар алганнар яисә аларны күчемсез мөлкәткә салымнардан азат иткәннәр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итүне бик кызыксынып карады һәм Барселона тәҗрибәсе Казан үсеше өчен файдалы булырга мөмкин дигән фикер әйтте.