Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миграцион процесслар өлкәсендә прокурорлык күзәтчелеген оештыруга багышланган Идел буе федераль округының прокуратура хезмәткәрләре семинарында катнашты. Семинар Казан ратушасының Колонналар залында үтте, анда шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының ИФОнда идарәсе башлыгының урынбасары Александр Корсунов, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү идарәсе урынбасары Николай Честных һәм башкалар катнаштылар.
Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков та бар.
Семинарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, миграцион процесслар илнең социаль-икътисадый һәм демографик үсешендә зур роль уйныйлар. Мигрантларның Россиягә даими яшәүгә күчүләре халык саны артуның чыганагы булып тора, ә өстенлекле квалификацион төркемнәр буенча чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ил икътисадының уңышлы үсеше өчен кирәк. Шул ук вакытта якын һәм ерак чит илдән гражданнар килүе һәрвакыт та вәзгыятькә уңай тәэсир итми. Мигрантларның күпчелегендә белем дәрәҗәсе, профессиональ әзерлек дәрәҗәсе бик түбән. Статистика буенча илдә мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арта. Идел буе федераль округында да шул ук тенденцияләр күзәтелә.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Республикада тормыш дәрәҗәсенең яхшы булуы, уңайлы инфраструктура, бизнес өчен киң мөмкинлекләр, толерантлыкның югары дәрәҗәсе – болар барысы да Татарстанны мигрантлар өчен уңайлы регион итә. 2013 елда республикада эшләүгә рөхсәтне 54 илдән 16 мең чит ил хезмәткәре алды. Алар хезмәте нигездә төзелеш (73 % артык), коммуналь һәм социаль хезмәтләр (8,3 %), транспорт (5,9 %), җәмәгать туклануын оештыру (5,8 %) өлкәсендә кулланыла».
Моннан тыш, 2013 елда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, чит ил гражданнарына 19 меңнән артык хезмәт эшчәнлеген алып бару өчен патент бирелгән. Мигрантлар хезмәтенә ихтыяҗ 2013 елгы Универсиаданы оештыру вакытында зур иде.
«Республикага килергә омтылучы мигрантлар агымы елдан-ел арта бара, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Үткән ел килү урыны буенча якынча 197 мең чит ил гражданы миграция исәбенә алынган. Бу биш ел элек булган күрсәткечтән 59%ка артык. Миграциянең уңай нәтиҗәләре белән бергә, тискәре яклары да бар. Үзәк Азиядән чыккан мигрантлар рус телен белмиләр, квалификацияләре һәм культура дәрәҗәләре түбән. Нәтиҗәдә мигрантларга карата җирле кешеләр тарафыннан тискәре мөнәсәбәт урнаша, милләтара мөнәсәбәтләр кискенләшә, ксенофобия, ятларны өнәмәү кебек тискәре күренешләр барлыкка килә. Татарстанлыларның өчтән бере мигрантларны өнәмәүләрен белдерәләр. Яшьләр арасында бу күрсәткеч тагын да зур. Бүгенге көнгә миграция милләтара мөнәсәбәтләрнең төп проблемаларыннан берсенә әверелде. Бу бик нечкә һәм әхлакый өлкә гыйлемле һәм зирәк чишелешен көтә. Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, ул күп кенә милләтләр белән гасырлар буена дус һәм тату яшәгән. Миграция агымнары арта баруны күреп, без регионда иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап калу өчен кайбер программалар эшләдек. Республикада дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру планы кабул ителде, милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча региональ программа әзерләнде. Якын киләчәктә без әлеге процессларны мониторинглау механизмын эшләячәкбез, ул шулай ук конфликтларны кисәтергә дә ярдәм итәчәк. Бүген бу – иң зур проблемаларның берсе, шул исәптән Татарстан өчен дә. Хокук саклау структураларыннан гайре, без мигрантлар белән эшләүгә районнардагы, муниципаль җирлекләрдәге белгечләрне дә җәлеп иттек. Бүген чыннан да миграция агымнарына бәйле күп кенә юнәлешләр буенча тәҗрибә алмашырга һәм эшне системага салырга кирәк».
Идел буе федераль округы прокурор хезмәткәрләренең миграция мөнәсәбәтләре өлкәсендәге күзәтчелекне оештыруга багышланган семинарына шулай ук Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы идарәсе бүлекчәләре җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары прокуратураларының миграция өлкәсендә күзәтчелек мәсьәләләрен алып баручы идарәләре (бүлекләре) башлыклары урынбасарлары, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары прокурорлары, Татарстан Республикасы Прокуратурасының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук фәнни хезмәткәрләр һәм ФМХ, ФҖҮХ һәм ФССП вәкилләре чакырылган иде.