Бүген Лаеш районы Советының егерме алтынчы сессиясендә катнашкан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Лаеш районы үсешен билгеләп үтте.
Районның динамик үсеше узган елда район ирешкән күрсәткечләрдән күренә. Алар турында район башлыгы Михаил Афанасьев доклад ясады. Муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше рейтингында район беренче урында, Татарстанның барлык муниципалитетларының гомуми йомгаклау рейтингында Казан һәм Әлмәт районыннан кала өченче урында.
Район башлыгы сүзләренчә, тулай төбәк продукты 6,6%ка арткан һәм 13 млрд сум тәшкил иткән. Район үсешендә инвестицияләр зур роль уйный. Моңа район территориясендә гамәлгә ашырылган федераль, республика һәм коммерцияле проектлар булыша. Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “СМАРТ Сити Казан” проектының беренче ташын салу тантанасы булды. Инвестицияләр күләме якынча 400 млрд сум тәшкил итә. Агымдагы елда беренче ике млрд сумны “Иннополис” махсус икътисади зона участогы территориясендә үзләштерү планлаштырылган.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.