Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Юрий Камалтынов Мамадыш районында эшлекле очрашуда булды
2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов Мамадыш муниципаль районында булды. Ул Мамадыш районы Советы сессиясендә катнашты. Юрий Камалтынов шәһәрнең берничә оешмасында һәм “Мамадыш” совхозы поселогында 40 фатирлы торак йорт ачылышы тантанасында булды.
Юрий Камалтынов шулай ук Мамадыш спирт заводында булды. Кунаклар спирт җитештерү буенча яңа цехларны карадылар. Инновацияләрне гамәлгә ашыруга 350 млн сум инвестиция акчасы тотылган.
Дәрәҗәле кунаклар 87 нче һөнәри көллияттә булдылар. Анда алар педагоглар коллективы һәм җитештерү мастерларының эшчәнлеге белән таныштылар.
2013 елда район ирешкән күрсәткечләр турында район Советының29 нчы утырышында сөйләделәр. Аның эшендә РФ Дәүләт думасы депутаты Радик Ильясов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, “ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Тәлгат Абдуллин катнашты.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов социаль-икътисади үсеш һәм 2014 елга планнар турында доклад ясады. 2013 елда авыл хуҗалыгы продукциясе 1 млрд 386 млн сумлык җитештерелгән, товар сату 3%ка арткан.
Сәнәгать өлкәсендә 3млрд 715 млн сумга эш башкарылган, төзелеп ятучы кирпеч заводы яңа үсеш перспективаларын ача.
Юрий Камалтынов йомгаклау чыгышында Мамадыш районының социаль үсеш өлкәсенә аеруча югары бәя бирде. Сессия тәмамланганда ул район алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Мамадыш муниципаль районының матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз