Казанда “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумында катнашучылар юлларда тормыш куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумы кысаларында “Тормыш куркынычсызлыгының бүгенге көн проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк” исемле III Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең “Юлларда тормыш куркынычсызлыгы” исемле секция утырышы үтте. Аны Россия ЭЭМның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Кузин ачты. Утырышта 250 кеше катнашты. Алар арасында Россия һәм Татарстан министрлыклары, ведомстволарыннан вәкилләр, үзебезнең һәм чит ил галимнәре дә бар иде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков беренчеләрдән булып чыгыш ясады. Ул, уңайлы шартлар булдырылуга да карамастан, республикада юл һәлакәтләре саны кимеми дип таный: “Юллар челтәрен, автомобиль төзелешен үстерүгә, техник прогресска һәм законнарны камилләштерүгә дә карамастан, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерләренә һәм сәламәтлегенә янаган куркыныч кимеми”, - дип белдерде Премьер-министр әлеге уңайдан.

Мичиган университеты белгечләре исәпләп чыгарганча, ел саен юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә дөньяда 100 мең кешенең 18е вафат була. Иң күп үлүчеләр Намибиядә (100 мең кешенең 45е), Таиландта (44) һәм Иранда (38). Россия әлеге исемлекнең уртасында тора (18,8).

Премьер-министр бу өлкәдә Татарстанда да проблемаларның шактый җитди булуына басым ясады. “Юл-транспорт һәлакәтләре аркасында бер ел эчендә бездә 700ләп кеше үлә, шактый күп кешенең тәне җәрәхәтләнә”, - диде ул, фикерен дәлилләп.

Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы 10 ел эчендә республикада транспорт саны 700 меңнән 1,5 млн.га кадәр үскән. Машина йөртүчеләр 43 меңнән 70 меңгә арткан. Машиналар санының артуы хокук бозулар күрсәткечен дә югарыга күтәргән – аларның саны 1 млн.нан 5 млн.га җиткән.

“Юл-транспорт һәлакәтләре машина йөртүчеләр аркасында гына килеп чыкмый – кайвакыт җәяүлеләр һәм пассажирларның да гаебе була. Кызганыч, бездә автомобильләр саны, машина йөртүчеләрнең психологик әзерлеге күрсәткеченнән югарырак. Универсиадага әзерлек кысаларында тормышка ашырылган чаралар проблеманы бераз йомшартса да, без теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмадык”, - диде Илдар Халиков чыгышын йомгаклап.
Форумда шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов доклад ясады. Ул Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күзәтү һәм өйрәнү, идарә итүнең техник чаралары хакында сөйләде.
Алданрак Р. Миңнеханов форумда тәкъдим ителәчәк темалар турында сөйләгән иде инде. Бу юлы ул, өлешчә,тагын бер кат юл чатларына көйләнгән видеодетекторлар, “Автодория” системасы һәм комплексны динамик үлчәү системасы хакында әйтеп узды һәм бүгенге чыгышы вакытында исә җитәкче республикада ITS (интеллектуаль транспорт системасы) алга таба да үсәчәген әйтеп үтте.

“Интеллектуаль транспорт системасын үстерү өчен, кесә телефоннарына светофорларның, җәмәгать транспортының статусы, юллардагы хәлне җиткереп торачак мобиль кушымталар кертергә, шулай ук хәзерге вакытта булмаган юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы системасын эшләргә кирәк”, - дип белдерде ул .

Секция утырышы кысаларында Финляндия, Норвегия һ.б. ил белгечләре дә катнашты. Катнашучылар Россиядә юлда хәрәкәт итүнең элеккегечә куркыныч, ә һәлакәткә очрау мөмкинлегенең югары булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International