Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “2013 нче ел Питрәчлеләр өчен яхшы булды”
2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
2013 нче ел питрәчлеләр өчен яхшы булды. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Питрәч районы Советы утырышында белдерде.
Сессиядә төп доклад белән район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады. Ул 2013 нче елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм 2014 нче елга планнар белән уртаклашты.
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, районның тулай территориаль продукты күләме 2,4 процентка арткан һәм 4 млрд. 630 млн.сум булган. Предприятие һәм оешмаларның үзе җитештереп, читкә чыгарган продукциясенең күләме 52,5 процентка арткан. Бер кешегә акчалата керем 11 мең 925 сум булган, аның үсеш темпы - 9,1 процент. “Уртача хезмәт хакы 22,1 процентка арткан һәм 19 мең 723,2 сум булган”, - дип хәбәр итте Э.Дияров.
“ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингы нигезендә, 2013 нче ел нәтиҗәсе буенча, Питрәч районы – 8 нче урында. Бер елда ул рейтингта 5 позициягә күтәрелгән”, - дип ассызыклады муниципаль берәмлек җитәкчесе.
Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә, Дияров билгеләп үткәнчә, бу тармак район икътисадында әйдәп баручы булган һәм булып кала бирә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 16 авыл хуҗалыгы товарын җитештерүче һәм эшли торган халыкның 29 проценты хезмәт итә. Хисап чорында уртача хезмәт хакы 12 процетка арткан һәм 17 мең 846 сум булган.
“Әлеге күрсәткеч буенча без районнар рейтингында 2 нче урында торабыз”, - диде чыгыш ясаучы.
Шул ук вакытта Э.Дияров сүзләренчә, аерым уңай үсешкә карамастан, районның аграр секторында вазгыять гади түгел: үткән елда сөт производствосы 1 процентка кимегән (260 тоннага). Квалификацияле кадрлар җитмәү авыл хуҗалыгы өчен җитди проблема булып кала бирә – бүгенгә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 21 белгеч җитми.
“Икътисадның динамик үсеше икътисад процессларда кече һәм урта эшмәкәрлекнең катнашыннан башка мөмкин түгел”, - диде Э.Дияров һәм ул хәбәр иткәнчә, үткән елда кече
һәм урта предприятиеләрнең әйләнеше 1 млн. 541 мең 600 сум булган (2012 нче ел дәрәҗәсенә – 103 процент).
Район башлыгы чыгышында проблемалы моментларга да тукталды. Аларның берсе – Питрәч газ тарату станциясенең нормадан тыш эшләве. Эдуард Дияров Илдар Халиковтан, яңа резервлар булдыру өчен, газ тарату станциясенең чыгару мөмкинлеген тиз арада арттыруда ярдәм сорады - сәнәгать мәйданчыгының үсеше нәкъ шуңа бәйле. Аерым торак пунктларны Интернет челтәренә тоташтыруда ярдәм кирәк. Моның өчен бу торак пунктларда челтәр линияләрен сузарга һәм автоматлаштырылган телефон станцияләрен төзергә кирәк. Алдан исәпләүләр буенча, Карповка торак пунктында бер станцияне төзү 1 млн.сум торачак.
Бу елга планнар турында сөйләгәндә, Эдуард Дияров: “2014 нче елга район үсеше стратегиясендә бик күп бурычлар куелган, ләкин безнең төп максат – районны этаплап үстерү, һәрбер кешегә лаеклы тормыш өчен, шартлар булдыру”, -дип йомгак ясады.
Үткән елда районның социаль-икътисад үсеш нәтиҗәләрен ТР Премьер- министры Илдар Халиков шәрехләп үтте. Аның сүзләренчә, районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча күрсәткечләре куандырмый калмый.
ТР Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында үткән елга нәтиҗәләр ясады, елның Универсиада эгидасы астында узганлыгын билгеләп үтте. Үткән елда Татарстанның тулай төбәк продукты 1 трлн. 520 млрд. сум булган.
Илдар Халиков сүзләренчә, Питрәч районында кече һәм урта бизнес актив үсә – республика буенча 6 нчы урын.
“Татарстан өчен авылларга ярдәм итү өстенлекле булды һәм булып кала”, - дип билгеләде ТР Премьер- министры. Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үткән елда 593 млн. сум ярдәм алган. Ләкин Илдар Халиков сүзләренчә, районда дуңгызларның саны 2300 башка кимегән. Районда эшкәртелмәгән җирләр проблемасы да бар. Моңа игътибар итәргә кирәк, дип саный И.Халиков.
“Мәгариф һәм сәламәтлек саклау кебек өлкәләр – ТР өчен өстенлекле”, - дип ассызыклады ул. Халиков билгеләп үткәнчә, Питрәч районында демографик вазгыять уңай – табигый үсеш 68 кешедән тора. Шул ук вакытта Премьер-министр ассызыклаганча, бу күрсәткечкә балалар тууы хисабына ирешелгән, районда үлүчеләр саны кимемәгән.
Тагын бер уңай момент – миграцион үсеш (484 кеше).
Мәгариф системасы турында сөйләгәндә, ТР Хөкүмәте башлыгы район бу рейтингта 23 нче урында тора, дип билгеләп үтте, ә төбәк олдимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча - 39 нчы урында. БДИ нәтиҗәләре дә республиканың уртача күрсәткечләреннән түбән.
Питрәчлеләргә районның спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны буенча артта калганнар арасында булуына игътибар итәргә кирәк, дип саный Илдар Халиков.
Юллар мәсьәләсе район өчен актуаль булып кала. Премьер-министр мәгълүматы буенча, торак пунткларның якынча 34 проценты асфальт юлларсыз. Илдар Халиков уртак көч белән бу проблеманы хәл итеп булачагына өметен белдерде.
ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, Питрәч районы – торакны сафка бастыру буенча лидерлар санында. Район республика һәм федераль программаларда актив катнаша, дип билгеләде Халиков.
2014 нче елга планнар турында сөйләгәндә, Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бу ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын уздыру елы.
Илдар Халиков тагын бер кат билгеләп үткәнчә, Питрәч районы 2013 нче ел өчен яхшы күрсәткечләргә ия. Ул, хезмәтләре өчен, район халкына рәхмәт белдерде һәм аерым кешеләргә бүләкләр тапшырды.
ТР Питрәч районы Советы утырышында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы Минсәгыть Шакиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз