Рөстәм Миңнеханов: «Сколково» фонды регионнарда инновацион тирәлек барлыкка китерә»

2014 елның 28 феврале, җомга

«Сколково» фонды һәм башка үсеш институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Russian Startup Tour проекты регионнарда инновацион тирәлек барлыкка китерергә ярдәм итә. Бүген бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Бөтенроссия стартап-турының беренче яртысы нәтиҗәләре буенча «түгәрәк өстәлдә» әйтте. «Түгәрәк өстәл» утырышы бүген Красноярск икътисадый форумы кысаларында узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм «Сколково» фонды президенты Виктор Вексельбер та катнашты.

2014 Russian Startup Tour – Россиянең 26 шәһәре буенча инновацион икътисад вәкилләренең роудшоуы ул. Үсеш институтлары вәкилләре регионнарда булалар һәм инновацион проектларны тәкъдир итүләр белән танышалар. 2014 елда стартап-тур 13 шәһәрдә узган инде, региональ этапларда 4 меңнән артык инноватор катнашкан, 1300гә якын үтенечнамә бирелгән, болар – 200дән артык компания. 85 проект үсеш институтлары тарафыннан каралган һәм киләчәктә гамәлгә ашырылырга чакырылган. Казанда стартап-тур 6 февральдә узган.

Бүгенге «түгәрәк өстәлне» ачып, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытка 2014 стартап-турларының өчтән бере узылган.

«Икътисад үсеше асылда сезнең уңышлы эшчәнлегегезгә бәйле. Ышанам ки, сез булдырырсыз», - дип мөрәҗәгать итте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасры инноваторларга.

«Сколково» фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен, 13 шәһәрдәге стартап-турларда булганнан соң билгеләп үткәнчә, үткән ел белән чагыштырганда проектларны әзерләү сыйфаты яхшырган. Шул ук вакытта, Пекка Вильякайнен фикеренчә, эшлисе эшләр күп әле, инновацион проектларны әзерләүгә югары уку йортларын җәлеп итәргә кирәк.

«Сколково» фонды президенты Виктор Вексельберг үткән елгы стартап-турлардан быелгыларының көн тәртипләре үзгәрү белән аерылып торуын белдерде.

Аның сүзләренчә, инновацион идеяләрнең коммерциальләшүе инжиниринг үзәкләрен булдыруны таләп итә, шуңа күрә илебез җитәкчелеге игътибарын шундый үзәкләр булдыруда ярдәм итүгә юнәлдерегә кирәк, дип әйтте Виктор Вексельберг.

«Сколково» фонды президенты билгеләп үткәнчә, стартап-турларның сыйфаты асылда җирле хакимиятләргә бәйле. Шуңа бәйле рәвештә Виктор Вексельберг стартап-турлар оештырган өчен регионнар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында стартап-турларны яхшы идея дип атады. Аның сүзләренчә, «Сколково» фонды үз эшчәнлеген җәелдерә бара, эшен активлаштыра. «Алар, булган резидентлар белән генә эшләп калмыйча, регионнарга киләләр, тирәлек барлыкка китерәләр, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстаннан фондта 27 резидент бар инде, шуларның 4се грантлар алды. Бу эш югары профессиональ дәрәҗәдә алып барыла, аны дәвам итәргә һәм үстерергә кирәк».

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, яшьләр арасында тагын да уңышлырак инновацион эшчәнлек алып бару өчен бу эшкә югары уку йортларын җәлеп итәргә кирәк. «Безнең югары уку йортларны “кузгатып” җибәрергә кирәк, алар гел үз казаннарында гына кайныйлар, - дип саный Р.Н. Миңнеханов . – Һәм, билгеле инде, безнең җирле үсеш институтлары федераль институтлар белән интеграцияләнергә тиеш».

«Түгәрәк өстәл» барышында Красноярскида стартап-турда җиңүчеләрнең ике проекты тәкъдир ителде. Мәңгелек бозлык шартларында нефть скважиналары эшчәнлеген тәэмин итүнең инновацион алымы һәм биналарда, корылмаларда янгын куркынычсызлыгы чараларын исәпләп чыгару буенча программ проект. Татарстан Республикасы Президенты икенче проектның бөтен ил масштабларында перспективалы булуын билгеләп үтте. «Әгәр сезнең проект янгынга каршы чаралар хакын киметергә ярдәм итсә, бу кызыклы булыр иде», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов авторларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International