Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскига эш сәфәре кысаларында “Россия: үсешнең яңа чыганаклары” Красноярск икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Пленар утырышта шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау һәм башка экспертлар катнашты.
11 нче Красноярск икътисадый форумы 27 февральдән алып 1 мартка кадәр уза. Анда Россиянең 71 регионыннан һәм дөньяның 33 иленнән 5000 вәкил катнаша. КИФда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, федераль министрлыклар башлыклары, эре компанияләр җитәкчеләре, илебезнең һәм бөтендөньяның әйдәүче экспертлары катнаша. Татарстаннан форумда, Рөстәм Миңнехановтан башка, тагын республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Быел форумда катнашучылар ике төп теманы кузгатты — Россия икътисады үсешенең яңа чыганакларын эзләү һәм Себер һәм Ерак Көнчыгышны үстерү.
Пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, анда катнашучыларны сәламләп, форумның төп бурычын билгеләде. «Илдә төп икътисадый үсеш күрсәткечләре сизелерлек кимеде һәм безнең бурыч бүген – икътисадый үсешнең яңа чыганакларын кайдан эзләргә дигән сорауга җавап бирү».
Дворкович фикеренчә, бу чыганакларны ресурсларны нәтиҗәлерәк файдалануда, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә, дәүләт белән бизнес арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, кече һәм урта бизнесның активлыгын арттыруда эзләргә кирәк.
Россия икътисадын үстерүнең яңа чыганаклары турындагы үз фикерләрен утырыш барышында шулай ук анда катнашучылар һәм экспертлар да әйттеләр.