ТР Премьер-министры катнашында ТР Балык Бистәсе районы Советы утырышы узды

2014 елның 28 феврале, җомга
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында ТР Балык Бистәсе районы Советы утырышы узды, ул 2013 нче елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2014 нче елдагы бурычларга багышланды.
Шулай ук утырышта ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Балык Бистәсе районы депутатлары, республика министрлыклары вәкилләре һ.б. катнашты.

Утырышны район башлыгы Илһам Вәлиев ачты. Ул хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы производствосы өчен начар һава торышы булуына карамастан, тулай территориаль продукт күләме 10 процентка арткан һәм 3 млрд. 400 млн.сум булган. Керем буенча план 101 процентка үтәлгән, хисап системасы буенча 561 млн. 600 мең сум булган – бу, 2012 нче ел белән чагыштырганда, 13 процентка үсеш. Район кеременең өлеше 7 процентка арткан һәм 138 млн. 500 мең сум булган. Салымнан булмаган керемнәр – якынча 90 млн.сум.
Үткән елда муниципаль милекне кулланудан керемнең өлеше 22 процентка арткан. Консолидацияләнгән бюджетның кереме - 8 млн. 100 мең сум.

“Быел без мәҗбүри рәвештә производство күрсәткечләренә һәм индикаторларга зур игътибар бирәчәкбез һәм алар 2014 нче елда башкарылачак, дип ышандырабыз”, - дип белдерде район башлыгы.
Авыл хуҗалыгы, кулланучылар өлкәсе һәм төзелеш районның икътисади үсешенә төп өлеш кертә. Агымдагы елда технопарк төзелешен башлау планлаштырыла. Бүгенгә 10 га мәйданлы җир кишәрлеге сайланган, межалау һәм җир кишәрлеген сәнәгать категориясенә күчерү буенча эшләр алып барыла. Шулай ук мәрсин токымлы балыкларны үрчетү буенча завод төзелеше алып барыла.

2013 нче елда мөгезле эре терлекнең саны 4 процентка кимегән. Үткән елда 66 млн.сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Районда 26 гаилә фермасы бар, 23е – югары технологияле. Кече һәм урта бизнесның 596 субъекты эшли.

2013 нче елда төзелеш тармагында уңай үсеш бар. Салынган инвестицияләрнең күләме 10 процентка арткан һәм 1 млрд. 150 млн.сум булган. Республика программалары кысаларында яңа социаль объектлар төзелгән. Яңа спорт мәйданчыклары төзелеше алып барыла.

Районның 3 гомуми белем бирү мәктәбендә 16 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган. Быел бу максатларга республика бюджетыннан 23 млн.сум бүлеп бирелгән. Шулай ук 3 ФАП һәм амбулаториядә капиталь ремонт ясалган.
Районда 30 ел элек төзелгән чистарту корылмаларын реконструкцияләү мәсьәләсе кискен тора.

Халыкның керем өлешендә уңай үзгәрешләр бар, бер кешегә акчалата керем 10 процентка арткан, уртача айлык хезмәт хакы – 19 процентка. 2013 нче елда эшсезлек дәрәҗәсе 1,5 проценттан 1,6 процентка арткан.
Җир кишәрлеге сорап, өч һәм аннан күбрәк балалы 260 гаилә мөрәҗәгать иткән. Аларга 229 җир кишәрлеге бирелгән.

Үткән елда 470 кеше вафат булган, 224 бала туган. Аерым төркем халыкны диспансеризацияләү планы 1 процентка арттырып үтәлгән. Районда табиблар җитми – алар 60 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта районда 3 мең 125 инвалид яши, араларында 110 – бала.
Үткән елда районның чыгарылыш сыйныф укучыларының 97,7 проценты БДИ тапшырган, 11 проценты медальләр белән тәмамлаган, төбәк һәм Бөтенроссия олимпиадалары призерлары юк.

Алга таба ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2013 нче ел республика өчен бик уңышлы булды. Хәзер ТРда 54 программа тормышка ашырыла, һәм Балык Бистәсе аларның күбесендә катнаша.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, муниципаль районнар рейтингында район 42 нче урында тора. Эре һәм урта преприятиеләрнең сәнәгать производствосы индексы 43 процент тәшкил иткән, бу Татарстанда иң начар күрсәткеч.
“Мин үзем хакимият башлыгы булып эшләдем һәм, бәлки, авыл хуҗалыгын исәпкә алмасаң, башка күрсәткечләрне җитди рәвештә һәм тиз төзәтеп була. Әйе, авыл хуҗалыгын һәрвакыт
кыска вакыт эчендә төзәтергә авыр, ләкин сезнең анда да яхшы мөмкинлекләр, юнәлешләр һәм чишү юллары бар”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков аерым алып районның социаль-икътисади күрсәткечләрен шәрехләде. Утырыш соңында районның иң яхшы хезмәткәрләренә ТР Дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International