Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән багланышларны киңәйтү өчен хезмәттәшлек өлкәләре һәм эш төркеме булдырылды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясе әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФдә КХР Илчелегенең Тулы вәкаләтле министры, сәүдә-икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Ди Чжан, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Сәүдә-икътисадый палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.
Делегация әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов КХРның РФдәге Илчелеге хезмәткәрләренә Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерү кысаларында барлык инициативаларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе шулай ук Синьцзян-Уйгур автономияле районына апрель аенда барырга җыена, һәм бүген Кытай делегациясенең Татарстан Республикасына визиты Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне активлаштыруга ярдәм итәчәк.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, соңгы елларда, Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән регионы буларак, Татарстан Республикасына КХР вәкилләре шактый еш киләләр, шул исәптән вице-премьерлар һәм сәүдә министрлары дәрәҗәсендә дә.
Без дә Кытай Халык Республикасы регионнарына барып торабыз, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, без кытай коллегаларыбыз белән актив эшлибез, Шаньдун провинциясе белән хезмәттәшлек турында килешүебез бар, берничә мәртәбә Шеньженьдә булдык, Харбин зонасы белән хезмәттәшлек итәбез, Казан (Идел буе) федераль университетында Конфуция институты ачылды. Моннан тыш, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Кытай Халык Республикасындагы вәкиллеген ачу планлаштырыла.
«Көнбатыш Европа – Көнбатыш Китай» транспорт коридоры эшли башлагач, без тагын да якынаячакбыз, дип ассызыклады Татарстан Президенты. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, республика КХРда, шул исәптән Синьцзян-Уйгур автономияле районында яшәүче татар диаспорасы әгъзалары активлашуга да исәп тота. Аның сүзләренчә, татарлар КХР регионнары белән Татарстан Республикасы арасындагы сәүдә, икътисадый, мәдәни багланышларны урнаштыруда таяныч булырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның югары уку йортларында 320 кытай укый, шулардан 40ка якыны –Синьцзян-Уйгур автономияле районыннан. Бу перспектив юнәлеш – студентлар алмашу – безнең регионнарны тагын да якынайтачак, дип билгеләп үтте ул.
КХРның динамик үсеше өчен Кытай партнерлары Татарстан территориясендә бизнес ачу белән кызыксынырга мөмкин, моның өчен бөтен кирәкле шартлар да бар, шул исәптән алга киткән инфраструктур мәйданчыклар да, диде Рөстәм Миңнеханов. Шундыйлардан ул «Иннополис» махсус икътисадый зонасын, «Смарт Сити Казань» проектын һәм башкаларны атады.
Рөстәм Миңнехановка Синьцзян-Уйгур автономияле районының географик һәм икътисадый хәле турында сөйләделәр. Регион Кытайның алтыдан бер өлешен биләп тора һәм территориясе иң зур, һәм тышкы чиге Россия, Таҗикстан, Әфганстан, Пакистан һәм башка илләр белән уртак. Синьцзян-Уйгур автономияле районы – күп милләтле, монда 47 халык вәкиле яши, шулардан 13е иң күбесе. Соңгы вакытларда Россия белән багланышлар ныгый бара. Аерым алганда, Синьцзян-Уйгур автономияле районының Россия белән товар әйләнеше 400 млн. АКШ долларыннан да артык.
Татарстан Республикасы Синьцзян-Уйгур автономияле районы өчен төп регион-партнерларның берсе санала, диде делегация әгъзалары. Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясе визитының төп максаты – яңа эшлекле багланышлар урнаштыру, агросәнәгать, фән һәм мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту .
Синьцзян-Уйгур автономияле районы вәкилләре Татарстан партнерларын танышу өчен үзләренә килергә чакырдылар.