ТР Хөкүмәте Йортында Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында килешү имзаланды

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында, ТР Министрлар Кабинеты утырышы барышында, 2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре нәтиҗәләренә бәя бирү өчен планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешү имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм муниципаль районнар башлыклары имзаларын куйды.

ТР Министрлар Кабинеты утырышын ачып, Илдар Халиков республикада министрлыклар, ведомстволар һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирү өчен бердәм мониторинг системасын булдыру кирәклеген белдерде.
“Бүген без, куелган максатларга ирешүдә мөһим механизм булып торучы килешүне имзалыйбыз”,- дип ассызыклады ул.

Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, 2013 елда муниципаль районнар тарафыннан максатчан күрсәткечләрне үтәүнең уртача дәрәҗәсе 75,7% тәшкил иткән, бу 2012 елдагыга караганда 9,3%ка югары.
Күрсәткечләрне үтәү буенча нәтиҗә ясау квартал саен башкарылачак, дип белдерде Илдар Халиков.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин үзләренең чыгышларында, “проблемалы” күрсәткечләрне яхшырту өчен муниципаль районнарга нәрсә эшләргә кирәклеген җиткерделәр.

Утырыш тәмамланганда килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International