Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым кешеләренә ярдәмгә акча җыю буенча хезмәт коллективлары инициативасын хуплады

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында “Кырым кешеләренә ярдәмгә” акча җыю оештырылды.

Бу соңгы көннәрдә күп кенә татарстанлыларның һәм республика сәнәгать предприятиеләре хезмә коллективларының Кырым Автономияле Республикасының кыен хәлдә калган күп милләтле халкына ярдәм күрсәтү инициативасына бәйле.

Аерым алганда, «Татнефть» ААҖ Россия Кара диңгез флотының хәрби госпиталенә ярдәм күрсәтә, аны медикаментлар белән тәэмин итә һәм эшләре өчен шартлар тудыра.

Кырымлыларга ярдәм итү һәм бер көнлек хезмәт хакын күчерү турындагы карарны Татарстан дәүләт хакимияте аппаратлары да кабул итте.

Татарстанлыларга, бизнес-бергәлекләргә, предприятиеләр һәм оешмалар коллективларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук безнең ватандашларыбызга, Кырым Автономияле Республикасы халкына мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә өндәде.

Барлык теләүчеләр ярдәмнәрен түбәндәге реквизитлар буенча күчерә алалар:

«Ак Барс Созидание» хәйрия фондф, 420124, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Меридианная ур., 1а, тел.: 8(843) 519-38-63, 519-38-53, 518-89-15, e-mail: abcrt@mail.ru, http://akbarssozidanie.ru

Реквизитлары:

Рубльләрдә исәп-хисап счеты

«Ак Барс Созидание» хәйрия фонды

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК

БИК 049205805

корреспондент счеты 30101810000000000805

түләү максаты «Кырым кешеләренә ярдәмгә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International