Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) уздырылды.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Совет президиумы әгъзалары һәм чакырылганнар инновацияләрне һәм яңа заманча материалларны һәм төзелеш өлкәсендә технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дмитрий Медведев, аерым алганда, искә төшергәнчә, дүрт ай элек яңа министрлык – Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырылды, - һәм хәзер ведомство, төп эшчәнлекне генә оештырып калмыйча, тармакны инновацион үстерү буенча мөһим бурычларны хәл итә алачак.
Дмитрий Медведев сүзләренчә, соңгы елларда Россиядә кайбер масштаблы төзелеш проектлары гамәлгә ашырылды, бу Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы, Владивостокта АТЭС саммиты, Сочидагы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары объектлары. «Тулаем бу уңышлы проектлар, алар безнең төзелеш комплексының мөмкинлекләрен күрсәттеләр, - диде ул. – Тармак фәне үсеше өчен дә шактый эшләр башкарылды. Төзелешнең энергия нәтиҗәлелеген арттыру, композицион материаллар, төрле заманча конструкцияләр куллану буенча да тәкъдимнәр бар».
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе төзелеш өлкәсендә инновацияләрне куллану белән бәйле берничә мәсьәләне билгеләде.
Беренче чиратта, бу инновацион циклда катнашучыларның эшчәнлекләрен үзара килештерү җитмәү. Инновацияләрне кертүнең Дмитрий Медведев атаган икенче мәсьәләсе - “инновацияләр еш кына проектлау һәм төзелеш этабында күп акча таләп итә, ә эксплуатациядән киләчәктә табыш алу алай ачык күренми”.
Өченче мәсьәлә, РФ Хөкүмәте Рәисе фикеренчә, норматив-техник документация мәсьәләсе. “Бу безнең өчен мәңгелек проблема, - диде ул. – Берничә позиция буенча алга китеш сизелсә дә, шул ук композитларны истә тотып, әмма стандартлар һәм кагыйдәләрне чыгару гел дә технологияләр үсеше артыннан өлгерми”.
Модернизацияләү Советы президиумы утырышында Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган “акыллы” шәһәр “Смарт Сити Казан” шәһәр-юлдашын төзүне заманча материаллар һәм технологияләрне куллану мисалы итеп күрсәттеләр.
Тулырак мәгълүмат – Россия Хөкүмәте Рәисенең рәсми сайтында (http://government.ru/news/10883)