Рөстәм Миңнеханов: «Хакимият һәм инвесторлар бер-берсен ишетергә тиеш»

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында проектларын гамәлгә ашыручы яисә гамәлгә ашырырга планлаштыра торган инвесторлар белән диалогка әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Invest in Tatarstan кышкы инвестицион форум кысаларында узган инвесторлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук республикада эшләүче һәм эшләргә җыенучы чит ил компанияләре вәкилләре дә катнашты.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый форматтагы очрашу беренче мәртәбә уздырыла. «Без аңлыйбыз: теләсә кайсы территориядә, теләсә кайсы илдә эшләү үзенчәлекләре инвесторлардан шактый вакыт таләп итә, җайлашасы, теге яисә бу механизмнар ничек эшләгәнен аңлыйсы бар», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга.

«Бизнесның хакимият белән турыдан-туры багланышы булу кирәк. Үз акчалары белән безгә килгән кешеләр аларның инвестицияләре нәтиҗәле булуына ышанырга тиеш, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Без Татарстан территориясендә сез гамәлгә ашыра торган һәм гамәлгә ашырырга җыенган проектлар өчен барыбыз да җаваплы».

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр иткәнчә, чит ил инвесторлары белән беренче мәртәбә очрашу үткән елның 19 декабрендә уздырылган. Очрашу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы оештыру турында карар кабул ителгән. Республика җитәкчелеге адресына үтенечләр һәм тәкъдимнәр белән беркетмә төзелгән, бүген бу беркетмәнең үтәлеше турында хәбәр ителде. Аерым алганда, Казан аэропорты һәм авиакомпанияләр тарафыннан Себер шәһәрләренә яңа рейслар ачу эше алып барыла.

Республикада экспат хезмәткәрләр балалары өчен чит ил мәктәбе ачу мәсьәләсе карала. Үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тагын шундый мәгариф учреждениесе төзергә әзер булуы турында белдерде.

«Безгә килгән чит ил хезмәткәрләре өчен иң мөһиме торак та түгел, иң мөһиме – балаларын тәрбияләү , - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, инвесторларга мөрәҗәгать итеп. – Чит ил мәктәпләре күп булырга тиеш, шуңа күрә бу өлкәдә элемтәләрегез булса, без яңа кешеләр белән очрашырга һәм республика территориясендә халыкара мәгариф челтәрләрен эшләтү мөмкинлеге буенча фикер алышырга әзер».

Бүгенге очрашуда инвесторлар кадрлар потенциалы һәм белгечләр әзерләү мәсьәләләрен дә кузгаттылар.

«Бу бик мөһим тема, чөнки предприятиеләр, бигрәк тә машина төзелеше өлкәсе, квалификацияле махсус әзерләгән кадрларга мохтаҗ, - дип саный Рөстәм Миңнеханов . – Без, предприятиеләр белән берләшеп, компетенция үзәкләре булдырырга, инвесторларга кирәкле белгечләрне кайда әзерлисебезне ачыкларга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, миграция хезмәте илгә килергә теләгән кайбер чит ил кешеләренә рөхсәт бирмәскә, шул ук вакытта квалификацияле белгечләр өчен «яшел коридор» оештырырга тиеш.

«Без илебез иминлегенә янамый торган, ә киресенчә, Татарстан һәм Россия икътисады файдасына эшләячәк белгечләрне сайлап алырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәләне Татарстан Республикасы буенча ФМХ идарәсенә хокук саклау органнары белән якындагы киңәшмәдә хәбәр итәчәген әйтте.

Россия һәм БДБ илләре буенча «Шнейдер электрик» президенты Жан-Луи Стази Рөстәм Миңнехановка җирле товар җитештерүчеләргә өстенлек бирү, шул исәптән эре проектларны гамәлгә ашырганда да өстенлек бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

«Без республика территориясендә җитештерелгән продуктны мөмкин кадәр алга сөрергә, шул ук вакытта сез дә сыйфат ягыннан да, бәясе буенча да конкуренциягә чыдам булырга тиеш, - диде Татарстан Президенты. - Минемчә, проектлау стадиясендә без җирле компанияләр продукциясен файдалануны исәпкә алырга тиеш, сез дә үз тәкъдимнәрегез белән соңга калмагыз».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, компанияләр югары уку йортлары белән актив эшләргә, үз җайланмаларында белгечләрне өйрәтергә тиеш.

«Мин безнең инвесторларның бөтен эшләре дә яхшы баруны телим, шуңа күрә безнең арада тыгыз эллемтәләр урнашырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Президенты очрашу азагында. – Без партнерлар һәм без бер-беребезне ишетергә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International