Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Татспиртпром”ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды
2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы җәмгытьнең 2014 елның гыйнвар аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елның I кварталына бурычлар турында финанс директоры А.С. Каюмованың докладын тыңлады.
2014 елның гыйнварында алкоголь продукциясе җитештерүнең күләме 16%ка арткан һәм 505 мең декалитр тәшкил иткән (2013 елның гыйнварында-434 мең декалитр).
“Татспиртпром” ААҖнең алкоголь продукциясен филиаллардан һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатуның гомуми күләме 2014 елның гыйнварында 369 мең декалитр тәшкил иткән, узган елга караганда 13%ка артык (2013 елның гыйнварында-327мең декалитр).
2014 елның гыйнварында “Татспиртпром” ААҖнең спирт заводлары тарафыннан 147 мең декалитр спирт җитештерелгән.
Спирт заводларының производство егәрлеге 100%ка файдаланылган.
Сәнәгать җитештерүе индексы 2014 елның гыйнварында 108% тәшкил иткән.
2014 елның гыйнвары өчен “Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 2355 млн сум салым һәм җыемнар күчергән.
Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 2014 елның гыйнвары өчен 796 млн сум кергән.
“Татспиртпром” ААҖнең генераль директоры Куприянов Г.Ф. җәмгыятьнең инвестиция проектларын башкару барышы турында доклад ясады.
Директорлар советы тәкъдим ителгән мәгълүматны игътибарга алды.
“Татспиртпром” ААҖ матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз