2014 елның ике аенда Татарстан Республикасында терлек һәм кош итен җитештерү үсеше үткән елның дәрәҗәсенә карата 2% тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2014 нче елның 2 аенда республикада 58,3 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән. Шул ук чорда 167,5 мең тонна сөт савып алынган (үткән ел күрсәткеченнән артта калу – 3 процент).
Респбуликада көненә савып алынган сөтнең тулай күләме 2,93 мең тонна тәшкил итә (үсеш - 10 процент).
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 нче елның 1 нче мартына булган мәгълүмат буенча республикада мөгезле эре терлекнең саны - 747,7 мең.
Язгы кыр эшләрен башлау өчен кирәкле 8 млрд.сум күләмендә заем акчаларыннан 4,7 млрд.сум җәлеп ителгән, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Нигездә, бу “Россельхозбанк” һәм “Татфондбанк”тан кредитлар.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенгә авыл хуҗалыгы оешмаларының запаста уртача 12 кг күләмендә минераль ашламасы бар (1 гектарга), язгы кыр эшләрен башлау өчен кимендә 50 кг кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта билгеләп үткәнчә, язгы кыр эшләренә әзерлекне башларга кирәк.
“Без әзер булырга тиеш, - диде ул. – Бу, барыннан бигрәк, авыл хуҗалыгы техникасы, минераль ашламалар, чәчүлек материалы”. Ул шулай ук ихтыяҗ булмаган җирләрне теркәү буенча эшне төгәлләргә кирәк дип искәртте.