Татарстан Президенты «Пфайзер» компаниясенең Россия вәкиллеге башлыгы белән очрашты

2014 елның 7 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пфайзер» компаниясенең Россия вәкиллеге башлыгы Данил Блинов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты.


Очрашу барышында бөтендөнья эре фармацевтика компанияләренең берсе белән республиканың әйдәүче югары уку йортлары арасында фармакология өлкәсендә уку-укыту һәм тикшеренү программаларын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International