Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
2014 елның 8 марты, шимбә
Кадерле ханымнар, туташлар!
Сезне 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу гүзәл бәйрәм яз кояшының тәүге нурларына күмелеп, балкып килә, ир-егетләрнең күңелендә якты, нечкә хисләр уята. Әлеге күренешнең асылында, һичшиксез, тирән фәлсәфә ята: якыннарына, туганнарына җан җылысы, наз өләшеп, хатын-кызларыбыз, нәкъ кояш кебек үк, тормышыбызга тынычлык, иминлек һәм ямь иңдерә.
Чибәрлек, мөлаемлык, нәфислек, сизгерлек һәм шәфкатьлелек – болар барысы да сезгә табигать бүләге. Асыл сыйфатларыгызны әле тагын да санап булыр иде. Хатын-кыз – Ана, ул безгә тормыш бирә, гаилә учагын, җил-яңгыр тидерми, сүндерми саклый. Яшь буын рухи-әхлакый тәрбияне, туган телгә, халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы карашны һәм тирән мәхәббәтне ана сөте белән сеңдерә. Гасырлар дәвамында ханым-туташлар бөек шагыйрьләр, рәссамнар һәм музыкантлар иҗатының серле, кабатланмас алиһәсе булды, аларның үлемсез әсәрләре – гүзәл затларга мәдхия җырлау.
Югары технологияләр чоры – хәзерге заманда да сез элеккечә үк камиллек һәм күркәмлек үрнәге булып торасыз. Данлыклы спортчы хатын-кызларыбызның Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасында һәм күптән түгел генә Сочида узган Кышкы Олимпия уеннарында яулаган җиңүләре белән хаклы рәвештә бөтен ил горурлана. Сезнең мәгариф, фән, бизнес, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларыгыз таң калдыра. Матурлык дөньясы – сәнгатькә хезмәт итү юлын сайлаган хатын-кызларыбыз ирешкән уңышларның Мәдәният елында нинди зур әһәмияткә ия булуын аеруча билгеләп китү кирәк. Аларның иҗаты кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагыла, күпмилләтле халкыбызның гаять бай мәдәни-тарихи мирасына гашыйк итә, дулкынлану хисләре тудыра.
Бездәге иң изге омтылышлар, иң яхшы сыйфатлар – кадерле әниләребез, тормыш иптәшләребез, апа-сеңелләребездән. Татарстан халкы кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән хатын-кыз ветераннарыбызга карата искиткеч зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләре саклый. Киләсе елда Бөек Җиңүнең җитмеш еллыгы билгеләп үтеләчәк, шул уңайдан каһарман хатын-кызларыбызга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге һәм тирә-юньдәгеләрнең туктаусыз кайгыртуын тоеп яшәүләрен телим.
Хатын-кызларның һәрберсе бу көнне ир-атлардан бик күп ягымлы, матур сүзләр, тәбрикләүләр ишетер, бик күпләренә мәхәббәт аңлатырлар, йөрәк серләрен ачарлар дип ышанам. Күңелләрегездә һәрчак яз булсын, игелек, мәрхәмәт, бәхет ташып торсын! Бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре – кочагыгызга, шатлык хисләре эчегезгә сыймасын! Елмаегыз – дөнья тагын да яктырсын!
Бәйрәм мөбарәк булсын, кадерле хатын-кызлар!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз