Традицион брифинг кысаларында журналистларга Татарстанда узган министрлыклар һәм ведомстволарның коллегияләре һәм шулай ук ТР муниципаль район советлары сессияләре нәтиҗәләре турында сөйләделәр

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасында узган министрлыклар һәм ведомстволар коллегияләре һәм шулай ук ТР муниципаль район советлары сессияләре нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булган брифингта сөйләделәр. Анда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Төбәкләр белән эшләү буенча идарә башлыгы Илнур Гарипов катнашты.
Брифинг гадәттәгечә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә (www.prav.tatarstan.ru) трансляцияләнде.

Шамил Гафаров хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның 11 нче декабреннән 2014 нче елның 6 нчы мартына кадәр республика министрлыклары һәм ведомстволарының 43 отчет киңәшмәсе узган. 18 йомгаклау коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 16 утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, калганнарында республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләр катнашкан. Моннан тыш, йомгаклау коллегияләрендә федераль дәрәҗәдәге 17 җитәкче чакырылган. Барлыгы коллегия утырышларында 12 меңгә якын дәүләт хезмәткәре катнашкан.

Шамил Гафаров узган елның Универсиада елы билгесе астында узуын билгеләп үтте, шуңа карамастан, Татарстанда алга куелган бурычлар тулысынча үтәлгән, шул исәптән республиканың барлык муниципаль берәмлекләре катнашкан 26 программа гамәлгә ашырылган.
Шамил Гафаров әйтүенчә, “Халык контроле” системасы гамәлгә кертелү белән, хакимият бүген халыкка нәрсә кирәген яхшырак аңлый башлады, республикада дәүләт хезмәткәрләрен әзерләүгә, дәүләт хакимияте органнарының кадрлар составын формалаштыруга җитди игътибар юнәлтелә.
Эшмәкәрлек үсеше өчен административ каршылыкларны киметү, муниципаль берәмлекләрнең инвестицион кызыклылыгын арттыру – 2014 елга куелган бурычларның берсе.
Татарстан, алдынгы төбәкләрнең берсе буларак, Россиянең башка субъектлары өчен кызыксыну уята. Шул ук вакытта без башкалардан өйрәнергә, тәҗрибә алмашырга әзер, диде Шамил Гафаров. Аерым алганда, Мәскәүдә, Мәскәүленең социаль картасы исемле программа эшли, һәм ул безнең өчен бик кызыклы.

2014 елның 3 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Татарстан муниципаль район советларының хисап сессияләре узды. Алар хакында ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Төбәкләр белән эшләү буенча идарә башлыгы Илнур Гарипов сөйләде.

Аның искәртүенчә, район һәм шәһәр советларының сессияләре 2006 нчы елдан бирле уздырыла. Быел 5 муниципаль берәмлекнең йомгаклау сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 13 муниципаль берәмлек советы сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан. 6 муниципаль берәмлектә утырыш Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, калган 21 районда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов һәм республиканың башка вице-премьерлары катнашында узган.

Илнур Гарипов 2013 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча муниципаль районнар рейтингы турында сөйләде. Ул 14 позициядән гыйбарәт булган рейтингка тукталды. Аның тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, балалар туу күрсәткечләре зур әһәмияткә ия. Узган елда республикада табигый үсеш күрсәткече 1 мең кешегә 2,7 не тәшкил иткән. 17 муниципаль район бу мәсьәләдә уңай динамикага ирешкән.
Гомумән алганда, социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингта лидер районнар сафында Казан шәһәрен, Әлмәт, Лаеш районнарын әйтеп узарга кирәк. Хезмәт хакы күләме буенча беренче урынны Әлмәт алган: ул 31 мең сумнан артык. Эшсезлекне киметүгә ирешү буенча беренчелек – Лаеш районында. Җан башына файдалануга кертелгән торак мәйданы буенча Тукай һәм Лаеш районнары беренче һәм икенче урыннарны алган.

Илнур Гарипов хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда тулаем төбәк продукты күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 25% тәшкил итә, 2015 нче елга аны 34%ка җиткерү планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп җитештерү-икътисади күрсәткечләре буенча рейтингта Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш, Кукмара районнары алда бара


Илнур Гарипов искәрткәнчә, алдагы елларда узган сессия йомгаклары буенча, ТР Президенты авыл клублары төзелеше программасын тормышка ашыру карарын кабул иткән иде. Быел авыл һәм шәһәр юлларын төзү һәм төзекләндерү программасы эшләнеләчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 2 млрд сум акча бүлеп биреләчәк, шул исәптән якынча 1 млрд сумы Казандагы юлларны тәртипкә китерүгә биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International