Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Татарстан Республикасы делегациясе белән Канадага килде
2014 елның 12 марты, чәршәмбе
11-13 март көннәрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан делегациясе белән Канадага эшлекле очрашуга килде.
ТР Премьер-министры булачак беренче шәһәр - Монреаль (Квебек провинциясе). Монда ТР Хөкүмәте башлыгы 30 дан артык компаниянең штаб-фатирлары һәм фәнни-тикшеренү бүлекчәләре урнашкан җирле Технопарк эшчәнлеге белән танышачак. Технопарк территориясендә Квебек һәм чит ил фирмалары эшләгән алдынгы проектлар гамәлгә ашырыла.
Илдар Халиковның эш программасында шулай ук "Bombardier" заводын (бизнес-класс һәм төбәкләр өчен билгеләнгән очкычлар җитештерүче) һәм "Pratt & Whitney" заводын (гражданлык һәм хәрби авиация өчен авиация двигательләре җитештерүче Америка оешмасы) карау планлаштырылган.
13 март көнне республика делегациясенең эшчәнлеге Торонто шәһәрендә дәвам итәчәк (Онтарио провинциясе). CERBA ( Россия һәм Евразиядә Канада эшлекле ассоциациясе) офисында Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турында презентация булачак, шулай ук Канадада яшәүче татарлар диаспорасы вәкилләре белән очрашу узачак.
Көннең икенче яртысында Татарстан делегациясе МаРс Дискавери Дистрикт (MaRS Discovery District) фәнни-тикшеренү оешмасына һәм Торонто университетына барырга планлаштыра.
Моннан тыш, ТР Премьер-министры Канадада эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырыр, дип көтелә.
Илдар Халиковны озата баручы Татарстан делегациясе составында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, РФнең АКШтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге каршындагы Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Равил Нигъмәтҗанов һәм башка рәсми затлар бар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз