Рөстәм Миңнеханов Татарстан чаңгычысын Паралимпиада медален алуы белән котлады

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллинаны һәм аның тренеры Фәридә Сафиуллинаны Сочидагы кышкы Паралимпия уеннарының 1 километрга чаңгы спринтының "утырган килеш" төрендә бронза медален яулаулары белән котлады.

“Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Сочидагы XI кышкы Паралимпия уеннарында 1 км арада чаңгы ярышында бронза медален яулавыгыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Паралимпиадада Марта югары спорт осталыгын һәм характер көчен күрсәтте, бу күп еллар дәвамында тренировка һәм грамоталы укытуның нәтиҗәсе булып тора. Сезнең тандемга уңышлар, сәламәтлек, спортта һәм тормышта зур казанышлар телибез”, - диелә Татарстан Президентының котлау телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International