Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2014 нче ел башы безнең өчен упкынга тиң – ТР вице-премьеры Шамил Гафаров республика юлларындагы вазгыять турында
2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәтенең профильле комиссиясе утырышында вице-премьер – ТР Министрлары Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров республика юлларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә ведомствоара багланышны тәнкыйтьләде.
Утырышны ачканда, ул 2013 нче ел нәтиҗәсен канәгатьләнерлек түгел диде. Аның сүзләренчә, 2014 нче елның гыйнвары һәм феврале гомумән “упкынга тиң”, чөнки бу вакытта соңгы биш елның хисап күрсәткечләре дә арткан.
“Бер яктан без юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимүенә ия, ләкин шул ук вакытта һәлак булучыларның саны җитди рәвештә артты”, - диде Гафаров.
Ел башыннан юл һәлакәтләре турында кайгылы мәгълүматларны ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкатъ Миңнеханов китерде. Аның сүзләренчә, республикада гыйнвар һәм февральдә 585 юл һәлакәте теркәлгән, 79 кеше һәлак булган, 770е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Элеккеге күрсәткечләр белән чагыштырганда, үлүчеләрнең саны 15 кешегә арткан.
Бүгенгә юридик затларның транспортында йөртелә торган балалар катнашында һәлакәтләр мәсьәләсе кискен тора. Юллар тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле, һәлак булучыларның саны ике тапкырга арткан. Моннан тыш, Рифкатъ Миңнеханов сүзләренчә, күп кеше юл-транспорт һәлакәте булган территориядә яшәмәүче йөртүчеләр гаебе белән һәлак булган.
Ел башыннан республика юлларында автомобильнең уртача тизлеген терки торган 233 система куелырга тиеш (133 куркыныч участокта). Бүгенгә алар 100 участокта урнаштырылган.
Рифкатъ Миңнеханов сүзләренчә, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарына аерым игътибар бирергә кирәк. 2014 нче елның феврале ахырыннан җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннары иминлегенә бәйле законнарга үзгәрешләр гамәлгә керде, аның кысаларында мондый эшләргә дәүләт ягыннан финанслау каралган.
“Җәяүле юл аркылы чыгу урынында якланган булырга һәм үзен ышанычлы хис итәргә тиеш. Ләкин статистика киресе турында сөйли”, - дип билгеләде ул. Ел башыннан 199 җәялене бәрдерү очрагы булган, нәтиҗәдә 17 кеше үлгән һәм 189 кеше җәрәхәтләнгән. 89 очрак җәяүле чыгу урынында булган. Бу инцидентлар 4 кешенең гомерен өзгән, 89 кеше җәрәхәтләнгән. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, бу очракларның күбесе Казанга, Түбән Камага һәм Яр Чаллыга туры килә.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз