Илдар Халиков Монреаль технопаркында урнашкан Genetec компаниясе штаб-фатирында булды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Канадага эшлекле очрашу кысаларында, Монреаль технопаркында урнашкан "Genetec" компаниясе штаб-фатирында булды.

Genetec Inc. компаниясе 1997 елда оешкан һәм видеокүзәтү IP-системасы өлкәсендә пионер һәм физик саклау өлкәсендә (җиһазларны, биналарны саклау чарасы) технологик лидер булып тора.

Genetec штаб-фатиры Монреальда урнашкан, ә компаниянең төбәк офислары АКШ, Европа, Якын Көнчыгыш һәм Көнчыгыш Азия илләрендә. Компания үзенең халыкара сервис хезмәте аша иминлек системасы өчен инновацион продуктлар челтәренә ярдәм итә.

Компаниягә нигез салучы, генераль директоры һәм президенты Пьер Расс Илдар Халиковка һәм аны озатып йөрүчеләргә компания эшчәнлеге юнәлешләренең берсе - автомобиль номерларын тану системасын тәкъдим итте. Аның белдерүенчә, бүген Genetec компаниясе белән уртак проектлар Төркмәнстан һәм Россия территориясендә (Санкт-Петербург һәм Мәскәү) гамәлгә ашырыла.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән программалар Татарстан территориясендә кулланыла, дип белдерде.

Genetec штаб-фатирында очрашу барышында Илдар Халиков, бүген Татарстан өчен юлларда тизлек арттыруны ачыклауга һәм автомобиль парковкалары территориясен контрольдә тотарга ярдәм итү системалары кызыклы, дип белдерде. Ул Татарстанда транспорт чарасының хәрәкәт итү тизлеген ачыклау системасы - “Автодория” турында сөйләде.

Илдар Халиков фикеренчә, Genetec кебек компанияләр белән хезмәттәшлек итү чыгымнарны киметергә һәм эшләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International