Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия академик алмашулар хезмәтенең «Төньяк» департаменты (DAAD) вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, шулай ук DAADның Казандагы мәгълүмат үзәге җитәкчесе Тило Гельмут Цинкер да катнашты.
Германия академик алмашулар хезмәте – Германия югары уку йортларының үзлегеннән идарә ителә торган оешмасы. DAADка 200дән артык немец югары уку йорты һәм 100дән артык студентлар оешмалары керә һәм ул тышкы мәдәни сәясәтне оештыруда арадашчы ролен үти. DAADның 14 чит илдә үз вәкиллеге һәм 51 мәгълүмат үзәге бар, ул елына 60 меңләп стипендия түли.
Татарстанда DAAD студент төркемнәренең Германиягә танышу сәфәрләрен оештыра, магистратурада уку өчен икътисадчыларга стипендия программалары, Германиядә уку һәм фәнни тикшеренүләр алып бару өчен стипендияләр тәкъдим итә.
Анетте Пиперны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов DAADны Татарстан-Германия мәгариф программаларын гамәлгә ашыруда республиканың төп партнеры дип атады. 2008 елдан республикада 170 кеше DAAD стипендиаты булган. Татарстан Республикасы Президенты әлеге хезмәтнең Татарстан югары уку йортлары белән хезмәттәшлеген киләчәктә дә үстерергә кирәклекне ассызыклады.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Анетте Пипер DAADның Татарстандагы эшчәнлегенең агымдагы пролблемалары һәм перспективалары буенча фикер алыштылар.