Иртәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Рус география җәмгыятенең» БИО Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең су асты-тикшеренү отряды әгъзалары – «Салкын полюсы» рекорд проектында катнашучылар белән очрашачак.
Проект кысаларында Татарстан дайверлары ике бөтендөнья рекорды куйганнар. Алар Лабынкыр һәм Ворота күлләрен өйрәнгәннәр, күлләр Якутиядәге Оймякон салкын полюсында урнашкан. Тикшеренүчеләр берничә мәртәбә һәм төрле тирәнлектә ачык һавадан һәм палаткадан су астына төшкәннәр. Шулай ук төнлә дә тирән су астына төшә алганнар.
Су астына төшүләрнең максаты – күлләрне тикшерү, кышын су һәм грунт пробаларын алу, экстремаль хәлләрдә организмны һәм җайланмаларны өйрәнү. Җыелган су һәм грунт пробалары биологларга тапшырылган. Татарстан дайверлары белән бергә РФАнең Себер бүлекчәсе Криолитозонаның биологик проблемалары институты галимнәре дә эшләгән, алар кыр шартларында кайбер тикшеренүләрне гамәлгә ашырган, пробаларның бер өлеше лабораторияләрдә өйрәнелгән. Су һәм грунт үрнәкләре төрле тирәнлектән алынган. Дайверлар белән бергә Лабынкыр күле төбенә Казан Кремле флагы да төшерелгән.
Иртәгә экспедициядә катнашучылар Казанга кайтачаклар, һәм 10:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу башланачак, анда алар уникаль проект турында сөйләячәкләр.