ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “АВА-Казань” медицина үзәгендә булды.
Исегезгә төшерик: 2007 нче елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә “АВА-ПЕТЕР” ҖЧҖ (нигез салучысы – “Сканферт” АҖ (Финляндия) һәм Казан Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты “АВА-Казань” ААҖ булдыру турында килешү төзеде, оешма 5 ел эчендә бинаны төзеде, реставрацияләде, реконструкцияләде. Хәзер монда “АВА-Казань” күп профильле клиника урнашкан.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты клиниканың төп капиталы буларак, ХIХ гасыр бинасын – республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булган Бахман-Грахе йортын биргән. Компания акчаларына йорт реставрацияләнгән.
Хәзер клиникада 200дән артык медицина хезмәткәре эшли, 54 проценты – даими рәвештә. Монда сырхауханә, хирургия стационары, диагностика бүлеге, клиник лаборатория, ЭКО бүлеге һ.б. һәм Татарстанда беренче коммерцияле балалар тудыру йорты эшли. Клиника үз эшен 2012 нче елның августында башлаган, ЭКО бүлеге агымдагы елның гыйнварында ачылган.
Реставрация эшләре нәтиҗәсен карарга һәм клиниканың эшчәнлеге белән танышырга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аның белән бергә клиниканы карарга ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Казан мэры Илсур Метшин килгән. Рәсми затлар балалар, хирургия, бала тудыру һәм МРТ-бүлекләрендә, берничә палатада булды.