ТР Премьер-министры Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты

2014 елның 14 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашу CERBA (Россия һәм Евразиядә Канаданың эшлекле ассоциациясе) офисында узды, анда алдарак Канада һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы “түгәрәк өстәл” узды.

Илдар Халиков белән очрашуда Канаданың төрле вузларында белем алучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың зур шәһәрләреннән татар җәмгыяте активистлары, кече ватаннары белән элемтәдә торучы ватандашлар катнашты.

“Тарихи ватаннан еракта да татарлар бер-берсен таба алганнар, берләшкәннәр һәм үз халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен көч куялар”, - диде Илдар Халиков очрашуда катнашучыларны сәламләп.

Татарстанның Премьер-министры белдергәнчә, Канада – Татарстан Республикасының мөһим икътисади һәм эшлекле партнеры, һәм татар җәмгыяте вәкилләре – бу ил белән хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы ярдәмчеләр. Ул шулай ук республиканың АКШ та сәүдә вәкиле бар, аның бурычларының берсе - Татарстан Республикасы белән ныклы элемтәләр, ватандашлар белән үзара бәйләнешне тәэмин итү, дип искә төшерде.

Илдар Халиков, чит илдә яшәүче ватандашлар өчен махсус “ТНВ-Планета” спутник телевизион каналы трансляцияләнә, татар теленә өйрәтүче “Ана теле” онлайн-мәктәбе эшли, дип хәбәр итте.

Канадада яшәүче ватандашлар, үз чиратларында, Монреальда һәм Торонтода татарлар җәмгыяте булуын, ул татарларны берләштереп, аларга милли ризыкларны һәм туган телне онытмаска ярдәм итүе турында сөйләделәр. 2004 елдан бирле Канадада (Торонтода) милли Сабантуй бәйрәме уздырыла.

Канадада яшәүче ватандашлар, Төнья Американың зур шәһәрләрендә Татарстан мәдәнияте көннәрен оештыру теләген белдерделәр.
ТР Премьер-министры шулай ук Татарстан Республикасында, чит илдә яшәүче ватандашлар белән элемтәдә торучы, бердәм оешма оештыруны тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International