Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Рус география җәмгыятенең” БИО Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең су асты-тикшеренү отряды әгъзалары – “Салкын полюсы” рекорд проектында катнашучылар белән очрашты. Дайверлар Президентка әле генә тәмамланган Якутиядәге салкын полюсы янында урнашкан күлләргә рекордлы экспедиция турында сөйләделәр. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнаштылар.
“Салкын полюсы” проекты кысаларында Татарстан дайверлары ике дөнья рекордына ирешкәннәр. Алар Якутиядәге Оймякон салкын полюсында урнашкан ике күлне – Лабынкар һәм Ворота күлләрен өйрәнгәннәр. Тикшеренүчеләр берничә мәртәбә һәм төрле тирәнлектә ачык һавадан һәм палаткадан су астына төшкәннәр. Шулай ук төнлә дә тирән су астына төшә алганнар. Башта экспедициядә катнашучылар Лабынкар күлендә 52 метр тирәнлеккә төшкәннәр. Шуннан ВОрота күлен тикшереп, 59 метр 60 сантиметрга төшкәннәр – бу мондый шартларда төшүнең рекордлы тирәнлеге.
Су астына төшүләрнең максаты – күлләрне тикшерү, кышын су һәм грунт пробаларын алу, экстремаль хәлләрдә организмны һәм җайланмаларны өйрәнү. Татарстанлылар куелган максатларына ирешә алган. Татарстан дайверлары белән бергә РФАнең Себер бүлекчәсе Криолитозонаның биологик проблемалары институты галимнәре дә эшләгән, алар кыр шартларында кайбер тикшеренүләрне гамәлгә ашырган, пробаларның бер өлеше лабораторияләрдә өйрәнелгән. Су һәм грунт үрнәкләре төрле тирәнлектән алынган. Дайверлар белән бергә Лабынкыр күле төбенә Казан Кремле флагы да төшерелгән.
Отряд вәкилләре күлгә хәтле юлсызлык шартларында “КАМАЗ” автомобильләрендә барганнар – Чаллы заводы сәяхәтчеләргә ярдәм иткән.
Бүген очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов отряд вәкилләренә бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. “Салкын полюсы” проекты җитәкчесе Дмитрий Шиллерга “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды, ә калганнарга Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтләре бирелде.
“Безнең иң яхшы Россия автомобильләре, “КАМАЗ” ярдәме белән сез шул авыр һава торышы һәм юл шартларында әлеге максатка ирештегез һәм су астына рекордлы төшә алдыгыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Дмитрий Шиллер бөтен команда әгъзалары исеменнән “КАМАЗ”га ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия авыр йөк машиналарының феноменаль түземлелеген билгеләп үтте, алар бик авыр шартларда үзләрен яхшы яктан күрсәткән.
Экспедициядә катнашучылар шулай ук Рөстәм Миңнехановка алга таба Антарктидада да су астына тирәнлеккә төшү максатлары турында сөйләделәр. Татарстан Президенты дайверларга бу экспедицияне әзерләүдә ярдәм итү мөмкинлеген карауны йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан дайверларының казанышлары турында пропагандалау һәм киң аудиториягә җиткерү зарурлыгын ассызыклады. “Сезнең бу эшегез яшьләргә сигнал бирергә тиеш, алар мондый казанышларга сәләтле кешеләр барлыгын белергә тиеш”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Экспедиция вәкилләре Рөстәм Миңнехановка истәлек итеп барлык әгъзаларының имзалары булган отряд флагын бүләк иттеләр.