Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татар авыллары эшкуарларының өченче бөтенроссия җыенының пленар утырышында чыгыш ясап, авыл эшкуарларының һәм бизнесменнарының татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Татар авыллары эшкуарларының III бөтенроссия җыены 14 марттан 16 мартка кадәр Казанда уза. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Россия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы аның оештыручылары булды. Җыен эшендә Россия Федарациясенең 33 регионыннан һәм Татарстан Республикасыннан 400дән артык делегат, Татарстан хакимияте органнары вәкилләре, бизнесменнар, галимнәр һәм ММЧ хезмәткәрләре катнаша. Казанга беренче мәртәбә Ростов өлкәсеннән һәм Хабаровск краеннан делегатлар килде, Кытай эшкуарлары да кунак итеп чакырылган.
Бүген пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшкуарларының продукцияләре күргәзмәсен карап чыкты. Утырышта бизнесменнар үзләренең уңышлары һәм проблемалары турында сөйләделәр. Чыгыш ясаучылар арасында Кытайдан килгән кунак – Урумчы экспорт-импорт сәүдә компаниясе генераль директоры Әхмәтҗан Гали дә бар иде. Ул Татарстан эшкуарларына Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты, пленар утырышта чыгыш ясап, Бөтенроссия җыенын татар эшкуарлары аралашсын һәм очрашсын өчен бик уңышлы форма дип атады. «Безгә аралашып һәм очрашып яшәргә кирәк», - диде Р. Миңнеханов.
«Бүген сезнең һәрберегезнең уңышларга үз юлын сайлавын күрдек. Һәм эшкуарларның безнең халыкның мәдәниятен, телен кайгыртулары бик мөһим, - диде Татарстан Президенты. – Бу мәсьәләләрне дәүләт кенә хәл итеп бетерә алмый - бизнес һәм эшкуарлар да катнашырга тиеш бу эштә».
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россиядә 4 меңләп татар авылы бар, шулар арасында үрнәк булырлыклары да җитәрлек, аларның тәҗрибәсен өйрәнергә һәм гамәлгә ашырырга кирәк. Мондый авыллар Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә бар.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге дә татар халкының мәдәниятен, телен һәм традицияләрен үстерүгә ярдәм итә, Сабантуй бәйрәмен оештыра, «ТНВ-Планета» телеканалы аша тапшыруларын тәэмин итә, татар телен өйрәнү буенча интернет-программа булдырды. «Үз яшьләрегезне безгә укырга җибәрерсез, дип ышанам, алар кире туган авылларына әйләнеп кайткач, татар мәдәниятен һәм татар телен үстерүгә ярдәм итәрләр», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучыларга.
Ул шулай ук уңышлы татар авылларына иҗат коллективлары, клублары өчен берничә автобус бирү турында республика җитәкчелеге тарафыннан карар кабул ителүен хәбәр итте. Бу яңалыкны алкышлар белән каршы алдылар.
«Үзегез тырышмасагыз, сезнең өчен беркем дә эшләп куймаячак, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышы азагында. – Сезнең тәҗрибә, сезнең уңышлар безгә яшьләрне тәрбияләү өчен кирәк».
Ул җыенда катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде, берничә бүләк тапшырды.
Иртәгә, җыенда катнашучылар Самара өлкәсенең Алькино авылына барачаклар.