Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” волейболчылар клубы әгъзалары – 2013/2014 еллар сезоны Чемпионнар лигасы җиңүчеләре белән очрашты.
“Европаның иң яхшы командасын сәламләү зур горурлык. Соңгы тапкыр мондый уңышка 1995 елда ирештек. Сез бу уңышка ирешү өчен берничә ел тырыштыгыз һәм хыялыгыз чынга ашты, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. – Спортчыларның зур җиңүләргә ирешүе нәтиҗәсендә, безнең ил көчле һәм зур җиңүләргә ирешә ала, дип әйтә алабыз”.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, Чемпионнар лигасында җиңү – волейболчылар, тренерлар, федерация, иганәчеләр һәм спортка катнашы булган башка затларның зур хезмәте нәтиҗәсе.
“Сезнең җиңү кирәк иде. Безнең футбол өлкәсендә хәлләр яхшы тугел, хоккейда плей-оффтан төшеп калдык, әмма без Казанның Россия спорт башкаласы статусына ия булуын расладык”, - диде Татарстан Президенты.
Команданың баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдиновка, “Динамо-Казан” капитаны Мария Бородакова һәм уенча Екатерина Гамовага ТР Президенты Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Казанның “Динамо” волейболчылары Регина Мороз, Екатерина Уланова, Евгения Старцева, Ирина Воронкова, Джордан Ларсон, Мария Попова, Дарья Россомахина, Ирина Малькова, Антонелле дель Коре, Анна Мельниковага һәм волейбол клубының өлкән тренеры Денис Матвеевка “ТР Атказанган физик культура хезмәткәре”, команда табибы Павел Климовка “ТР ның атказанган табибы” исеме бирелде.
Шулай ук ТР Президенты Рәхмәт хатлары һәм “Динамо-Казан” командасына спорт җиһазлары һәм инвентарь алу өчен 5 млн сумлык сертификат тапшырылды.
Команданың баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов шәһәр һәм республика җитәкчелегенә ярдмнәре өчен рәхмәт белдерде. “Чемпионнар лигасында җиңү – Россия һәм Татарстан волейболы өчен бөек казаныш”, - дип билгеләп үтте ул.
Чара ахырына якынлашканда, Татарстан Президентына команда фотосы һәм волейбол тубы бүләк ителде.