Журналистларга туризм һәм балаларны сәламәтләндерү өлкәсендә Татарстан Республикасы һәм Кырым арасында мөнәсәбәтләр үсеше турында сөйләделәр
2014 елның 18 марты, сишәмбе
2013 нче елда Кырымда 5,9 млн турист ял иткән, шуларның 2,3 млн – Россия Федерациясеннән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТРның Туризм буенча агентлык җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте. Брифинг туризм һәм балаларны сәламәтләндерү ялы өлкәсендә Татарстан Республикасы һәм Кырым Автономияле Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә багышланган иде.
Анда ТРның Туризм буенча агентлык җитәкчесе Сергей Иванов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин катнашты.
Аерым алганда, Кырым 800 дән артык санаторий, пансионат, ял базасы һәм туризм өчен башка объектларга ия, дип искә төшерде Сергей Иванов.
“Кырым –уникаль сәламәтләндерү урыны. Аңа охшаш климатик шартларга ия шундый урыннар дөньяда барлыгы дүртәү генә”, - дип белдерде Сергей Иванов. Ул шулай ук Кырымның бай мәдәни-тарихи мирасы, шул исәптән Ласточкино гнездо, Воронцовский дворец кебек архитектура һәм тарих һәйкәлләре булуын искәртеп үтте.
Сергей Иванов 13-14 мартта Кырымның Симферополь шәһәрендә, “Кырым: беренче яз” исемле туристик форум узуы турында сөйләде. Анда 250 гә якын кеше катнашкан. Форумда Кырым һәм Россиянең төбәкләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган. Кырым Министрлары советы рәисе Сергей Аксенов, бу сезонда туристлар өчен ял шартлары югары стандартларга җавап бирәчәк, дип ышандыра. Сергей Иванов сүзләренчә, Татарстан делегациясе 15 объектка –санаторий һәм пансионатларга булган, бар җирдә дә туристлык сезонына әзерлек эшләре бара.
Казаннан 2013 нче елда майдан сентябрьгә кадәр Кырымга туры очышлар оештырылган (“Ак Барс аэро” авиакомпаниясе). Быел да май аеннан сентябрь азагына кадәр Симферополь аэропортына туры очышлар оештырылыр дип көтелә.
Дәүләт бюджет учреждениесе “Черноморец” республика үзәге эше турында Рөстәм Гарифуллин сөйләде.
Ел саен Татарстан Республикасыннан якынча 5 мең бала стационар лагерьда ял итә, аларның алтысы Кырым ярымутравында урнашкан.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.