Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәренә (Япония) ике көнлек эш визиты белән килде.
Сәфәрнең төп максаты - VI Россия-Японя инвестицион форумында катнашу. Быел форумның темасы - "Россия белән Япония арасындагы инвестицион хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачу".
Татарстан Республикасы делегациясе шулай ук "Номура" тикшеренү институтын, "Панасоник" компаниясенең күргәзмә үзәген һәм "Мицубиси Хэви Индастриз" корпорациясе музеен карарга планлаштыра.
Шулай ук Татарстан Президенты Япониягә эш визиты кысаларында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырыр дип көтелә, шул исәптән Япония халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC), Shinyei Kaisha, Yokogawa Electric Corporation, Marubeni Corporation һәм башка компанияләр белән.
Ахырдан Рөстәм Миңнеханов Япониядә татар диаспорасы вәкилләре белән очрашачак.
Татарстан Республикасы делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов, "ОЭЗ "Иннополис" ААҖ гендиректоры Игорь Носов һәм башка рәсми затлар бар.