Рөстәм Миңнеханов: «Ышанам ки, Россия-Япония инвестицион форумы безнең мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирәчәк»

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Японя инвестицион форумы эшендә катнашты.

Форум 2014 елның 19 мартында «New Otani» (Токио, Япония) кунакханәсендә уза, аны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән Япониянең Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бергәләп оештырды. Форум кысаларында Россия - Япония икътисадый мөнәсәбәтләренең аеруча актуаль темалары буенча “түгәрәк өстәлләр” уздырылачак. Аерым алганда, энергияне сак тоту, автомобиль сәнәгате һәм инновацияләр өлкәләренә зур игътибар биреләчәк. VI Россия-Японя инвестицион форумы делегатлары медицина, транспорт һәм инфраструктура өлкәләрендә илләр арасындагы багланышлар буенча да фикер алышачаклар. Шулай ук Россия Федерациясенең инвестицион аграр проектлары экспозициясе булачак. Моннан тыш, Россия - Япония хезмәттәшлеге өлкәсендә кайбер инвестицион килешүләргә имза салу планлаштырыла.

«Россиядә инвестицион климатны камилләштерү һәм Россия белән Япония арасында инвестицион хезмәттәшлекнең яңа өлкәләрен ачу” темасына Форум кысаларында узган панель дискуссия Россия һәм Япония дәүләт хакимияте органнары, регионнары һәм префектуралары вәкилләрен, эре милли корпорацияләр җитәкчеләрен, финанс институтларын, фәнни һәм иҗтимагый оешмаларны берләштерде.

Дискуссия модераторы, NHK телеканалының өлкән күзәтүчесе Ичиё Исикава Форумның төп максатларын искә төшерде — сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә һәм ныгуына ярдәм итү һәм инвестицияләр җәлеп итү. Рөстәм Миңнехановка сүз биргәндә ул Татарстан Республикасының югары үсеш алган, икътисадны модернизацияләү буенча юл карталарын чынлыкта гамәлгә ашыручы регион булуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында хәбәр иткәнчә,Татарстан бөтендөнья системасына интеграцияләнгән инновацион юнәлешле икътисад булдыруны максат итеп куйган. Ул дискуссиядә катнашучыларга белдергәнчә, Татарстан Республикасы инвесторларга уңышлы эшләре өчен бөтен уңайлы шартларны гарантияли: алга киткән инфраструктура, җир кишәрлекләре, эшләнгән юл карталары, югары һөнәрле персонал, шулай ук республика Хөкүмәте тарафыннан максималь игътибар.

Татарстан Президенты Кама кластеры, «Алабуга» МИЗ, «Иннополис» инновацион мәйданчыгы территорияләрендә масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча уздырыла торган актив эш турында сөйләде. Япония компанияләре, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше тармакларында, IT-өлкәсендә эре проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан партнерлары белән күптән һәм уңышлы эш алып баралар.

Муниципаль һәм республика хакимиятләре арасында үзара аңлашу, конкуренциягә сәләтле шартлар һәм әзер инфраструктура – болар бар да Татарстан белән Япония арасында үзара файдалы перспектив хезмәттәшлек уңышын гарантияли. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Япония инвестицион форумы кебек продуктив мәйданчык, һичшиксез, ике яклы икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә яңа импульс бирәчәк һәм Россиягә, Татарстанга инвестицияләр җәлеп итүгә китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International