Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Студентлардан башка киләчәктә үсешнең мөмкин түгеллеген Татарстан аңлый”
2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Бүген Казанның “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында ТР студентлары конференциясе уза. Көн кадагында – Татарстан Республикасы Студентлар лигасының V президентын сайлау.
Пленар утырышта рәсми затлардан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов катнашты.
ТР Студентлар лигасының 2010-2014 нче елларда җитәкчелек иткән президенты Тимур Сөләйманов лиганың соңгы дүрт елгы эшчәнлеге юнәлешләре турында хисап тотты. Яңа президентлыкка кандидатлар – Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты студенты Элькин Искәндәров һәм КФУ студенты Илдар Хуҗҗәтов студентлар лигасының алдагы үсеше буенча үз күзаллауларына корылган чыгышларын тәкъдим итте.
Татарстан Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы исеменнән конференциядә катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. “Бүген, теләсә нинди дәүләт өчен җаваплы булган кебек үк, студентлар лигасы өчен дә, һичшиксез, - җаваплы көн. Барлык мәсьәләләрне координацияләүче, республика студентларының зур гвардиясе проблемаларын хәл итү юлларын эзләячәк җитәкчене билгеләү көне”, - дип башлады чыгышын Хөкүмәт башлыгы. Ул Татарстанда 250 меңләп студент белем алуын искәртеп үтеп, чирек миллион кешене илнең кайбер субъектларына һәм хәтта зур булмаган дәүләтләргә тиңләрлек булуын билгеләп узды. “Бүген студентлар өчен генә түгел, - республика җәмәгатьчелеге өчен дә тарихи вакыйга”, - дип белдерде Илдар Халиков. Премьер ассызыклап үткәнчә, бүген яңа җитәкчене билгеләү генә түгел, ә элеккеге президентның вәкаләтләре төгәлләнүе көне дә. “Тимурның соңгы дүрт елда башкарган эшләренә югары бәя бирерлек, бүген студентлар тормышында гамәлгә ашырылган күп кенә эшләр – аның казанышы”, - дип белдерде Илдар Халиков һәм аңа тырышлыгы өчен олы рәхмәтен җиткерде. Хөкүмәт җитәкчесенең әлеге сүзләрен зал көчле алкышлар белән каршы алды.
Форсаттан файдаланып, Премьер-министр “Студентлар лигасы” оешмасын 18 еллыгы белән тәбрикләде. “18 ел ул – берничә буын студентлары узган юл. Бүген конференциянең ничек үткәрелүе дә, яңа президент тәхетенә ике кандидатның бик җанлы дебатлары да, кандидатларның үз фикерен җиткерә белеп, профессиональ докладлар әзерли белүе дә, залның кәефе дә – бүгенге көндә Татарстанның Студентлар лигасының аягында нык басып торуы гына түгел, ә илдә иң яхшылардан саналуы дәлиле дә”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков һәм студентларны бәйрәм белән котлады.
Хөкүмәт башлыгы бүгенге көндә студентларга үзләрен күрсәтеп, мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен бик уңайлы шартлар тудырылуын ассызыклап : “Соңгы 30 елда студентларның камилләшүе өчен мондый кулай чорның әлегә булганы юк иде”, - диде. Аның әйтүенчә, элек грантлар да, фәнни казанышларны, социаль инфраструктура объектларын финанслау кебек күренешләр дә вуз даирәсендә юк иде. “Шуңа күрә яшермим: без бу игътибардан нәтиҗәлелек тә күрергә телибез. Студентлар иҗтимагый-сәяси казанышлары белән генә чикләнмичә, мөмкин кадәр күбрәк фәнни эшләнмәләр белән дә шөгыльләнсен иде. Аларның исемнәре Россия фән дөньясында гына түгел, халыкара аренада да танылсын иде”, - дигән теләктә калды Илдар Халиков.
Премьер-министр бүгенге көндә яшьләр мохитендә үзеңне бу тормышта ничек күрсәтү, үз урыныңны ничек табу проблемасы булуын да шәрехләп үтте. “Без бу проблеманы аңлыйбыз, аны бергәләп хәл итәрбез. Студентлар лигасының яңа президенты белән берлектә, яңа вариантлар, уртак эш формалары пәйда булыр дип уйлыйм”, - диде Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы Универсиадага әзерлек барышында һәм аны үткәргәндә барлык өлкәләрдә үзләреннән өлеш керткән студентларга рәхмәтен җиткерде. “Татарстан. илнең югары үсеш алган төбәкләренең берсе буларак, киләчәктә иҗтимагый-сәяси өлкәме ул, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, спортмы – барлык тармакларда да сезнең көчегезгә таяна. Сездән башка алдагы үсешкә ирешеп булмаячак”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков студентларга.
“Тормышның һәр өлкәсендә җиңүләргә ирешегез, - дип, ул аларга уңышлар һәм бүген студентлар лигасына яхшы президент сайлануын теләде. - Яңа җитәкче 250 меңнән артык студентны үзе артыннан ияртерлек булсын”, - дип тәмамлады чыгышын Хөкүмәт җитәкчесе.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз