Рөстәм Миңнеханов «Марубени корпорейшн» вәкилләре белән очрашты

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Бүген Токио шәһәрендә (Япония) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Марубени корпорейшн» глобаль стратегия буенча киңәшчесе, баш операцион директоры Йошида Ватару белән очрашуы узды.

Marubeni Corporation  - 5 иң эре универсаль япон компанияләренең берсе. Компания ассортименты бик киң: кием һәм азык-төлектән корыч һәм химия материалларына хәтле. Компаниянең Япониядә 30 бүлекчәсе һәм дөньяның 79 илендә 158 офисы бар. Югары квалификацияле хезмәткәрләре саны 8,5 меңгә хәтле җитә.

Йошида Ватару  Рөстәм Миңнехановны компаниянең Россиядәге эше тәҗрибәсе белән таныштырды. Marubeni Corporation 1993 елдан   «Ниссан», «Фуджифильм»  япон компанияләренең алдынгы  дистрибьюторы буларак Россия базарында эш итә. РФдә Marubeni Corporation филиалы - «Марубени Авто һәм Төзелеш техникасы» - авыр йөк техникасы һәм махсус җиһазлар китерү белән шөгыльләнә. Бу бульдозерлар, экскаваторлар, самосваллар, автогрейдерлар, труба салучы машиналар, шулай ук коммуналь хуҗалык, юл төзелеше, тау һәм нефть-газ чыгаручы Россия предприятиеләре өчен техника.

Яклар очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә заманча проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International