Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты (Мәскәү, Кремль).

Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышын Владимир Путин уздырды. Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия үсеше мәсьәләләре, Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиада йомгаклары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Пхенчхандагы 2018 елгы Уеннарга спортчыларны әзерләү, шулай ук Россиядә олимпия һәм паралимпия кышкы спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре кузгатылды.

Владимир Путин утырыш башланшганда искә төшергәнчә, әле генә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узган, анда Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиадагә әзерлек һәм аларны уздыруга үз өлешләрен керткәннәрнең уңышлары билгеләп үтелгән. Ул ассызыклаганча, «зур олимпия проекты – бу дистәләгән, йөз меңләгән кешеләрнең хезмәт җимеше».

«Нәкъ менә барлык структураларның, күп кенә компанияләрнең һәм оешмаларның, Россия Олимпия комитетының һәм барлык спорт федерацияләренең бергәләп, кызыксынып эшләүләре барлык алынган йөкләмәләрене үтәргә, экспертлар, кунаклар һәм спортчылар белдерүенчә, күренекле уеннар уздырырга, иң мөһиме – безнең халыкка озак еллар хезмәтт итәчәк бик зур Олимпия мирасын тәэмин итәргә ярдәм итте», - диде Владимир Путин.

Тәгәлрәк Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышы стенограммасында – http://news.kremlin.ru/news/20635

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International